ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 Май 2023, 09:10

Алар тәүге бүләкләр ияләре булды

Гәзит укучыларыбызга сөенечле яңалык җиткерәбез: тантаналы бәйрәм алды көнендә, 5 майда, редакциябездә “Игенче” гәзите белән ел ахырына кадәр дуслыгын ныгытып, матбагабызга почтамтта, гәзит-журналлар таратучы почтальоннарда һәм редакциягә килеп язылган әбүнәчеләребез арасында агымдагы язылу кампаниясенең тәүге бүләкләре уйнатылды.

Алар тәүге бүләкләр ияләре булдыАлар тәүге бүләкләр ияләре булды
Алар тәүге бүләкләр ияләре булды

 “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты ярдәме белән алынган бу бүләкләр хуҗаларын өлкән хезмәттәшебез һәм остазыбыз, матбугат хезмәте ветераны Рәзифә Гали кызы Сәхапова билгеләде.
Чакмагышның Коммунистическая урамындагы 3нче йортның 14 фатиры хуҗабикәсе В.Хәйруллина, Южная урамындагы 6нчы йортта яшәүче Ф.Сабитова, Совет урамының 169нчы йортында гомер итүче З.Галиева һәм Нефтяная урамындагы 9нчы йорт адресы хуҗабикәсе А.Такиянузова тәүге отышның бәхетле ияләре булып чыкты. Аларга салат савытлары җыелмалары тапшырылачак. Ә инде микродулкынлы мич өчен тәгаенләнгән савытка район үзәгенең Калинин урамында гомер итүче И.Солтанова ия булачак.
Тәүге отышта бүләк алу бәхете елмайган барлык гәзит укучыларыбызны да ихлас котлап, озакка сузмый редакциядән призларны килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да алырга онытмауларын үтәнәбез.
Ә әлегә ниндидер сәбәпләр аркасында икенче яртыеллыкка гәзитебезгә язылырга өлгерә алмаган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, моның өчен бик аз гына вакыт кала дип исегезгә төшерәбез. Алты айдан да ким булмаган чорга язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китергән һәр әбүнәчебез бүләкләр отышында катнаша ала. Көнкүрештә файдаланып булган мондый бүләкләр тагын да бернчә тапкыр уйнатылачак әле. Озакка сузмый, матбагабызга язылып куярга ашыгыгыз, дуслар!

Автор:Мөхәрририят.
Читайте нас