ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 Май 2023, 10:05

Батыр якташыбызның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланыр

Бүген, 9 май – Җиңү бәйрәме алдыннан, район үзәгендә Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган, Батырлык ордены кавалеры, Чакмагыш гимназиясенең чыгарылыш укучысы Артур Радик улы Хәмәтгәрәевның якты истәлегенә тактаташ ачылды. Ул хәрби хезмәтнең кырыс шартларында, туган җирдән еракта, хәрби антка, сугышчан һәм кешелек бурычына ахыргача тугры калган райондашыбызның белем алган туган мәктәбе – Чакмагыш гимназиясе бинасы диварына урнаштырылды.

Батыр якташыбызның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланырБатыр якташыбызның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланыр
Батыр якташыбызның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланыр

Тактаташ ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов, Ирек Марс улы Усманов, Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов, районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, Чакмагыш районы чик сакчылары хәрби кардәшлеге җитәкчесе, район Советы депутаты Айдар Фәнил улы Насыйров, гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Артур Радик улының әти-әнисе, туганнары һәм шушы уку йортында белем биргән укытучылары, укучылар катнашты.
“Аның кыска гына гомере һәм батырлыгы барыбыз өчен дә әхлакый үрнәк, бурыч һәм намус дәресе булсын. Артур Радик улы ватанпәрвәрлек бурычын намус белән үтәде. Ул безнең барыбыз өчен дә олы үрнәк һәм өлге билгесе булып тора. Аның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, – диде якташыбыз белән горурланып чараны алып баручы Илмира Әрдисламова.
Чараның иң дулкындыргыч мәле – ак тасманы ачу хокугы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Артурның әти-әнисе Радик Рамил улы һәм Гөлназ Вил кызына бирелде.
Барлык кунаклар, чарада катнашучылар аның янәшәсенә чәчәкләр салганнан соң бер минутлык тынлык игълан ителде.
Митинг барышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Артурның әнисе Гөлназ Вил кызы Хәмәтгәрәева чыгыш ясап, каһарман якташыбыз турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар барлык якташларыбыз өчен үрнәк булган батыр райондашларыбызның каһарманлыгы турында сөйләделәр, аның һәммәбез өчен дә үрнәк, районыбызның ватанпәрвәр, лаеклы улы булуын билгеләп үттеләр.
Артур үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде һәм яшь буынга үрнәк булып калды. Безнең тыныч һәм бәхетле тормыш хакына батырларча һәлак булган каһарман райондашыбыз – Артур Хәмәтгәрәев йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас