ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 Май 2023, 06:40

Фашизм корбаннарының якты хәтере хөрмәтенә

“Русиянең үлемсез полкы” хәрәкәтенең төбәк штабы карары белән бүген, 5 майда 11.00 сәгатьтә, Башкортстан Республикасында фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның якты хәтерен искә алып бер минутка тын калу гражданлык-патриотик церемониясе үткәрелде.

Фашизм корбаннарының якты хәтере хөрмәтенәФашизм корбаннарының якты хәтере хөрмәтенә
Фашизм корбаннарының якты хәтере хөрмәтенә

Бу бер минутлык тынлык – ул фашизм корбаннары турында халык хәтере һәм кайгысы, ул шулай ук буыннар берләшүе һәм нацизмны күрә алмау, гомумкешелек кыйммәтләрен яклау билгесе дә.
Әлеге истәлек һәм хәтер чарасына районыбызның оешма-учреждениеләре дә актив кушылды. Гражданлык-патриотик церемониясендә район үзәк китапханәсе һәм балалар моделле китапханәсе коллективлары да бердәм катнашты.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас