

Районыбызда “Очрашу” (“Встреча”) ветераннар клубы ачылуга берничә ел узып та киткән. Аның җитәкчесе – район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев сүзләренә караганда, клуб бүген дә актив эшчәнлек алып бара, районда үткән барлык чараларда да катнаша, хаклы ялдагыларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм күрсәтә.
9 май бәйрәме алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев район ветераннар советы активы белән традицион очрашу уздырды.
Очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чамагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәм район үзәге аксакаллары катнашты. Түгәрәк өстәл артында өлкән буынны борчыган актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Реканс Фәнил улы Ямалеев чарада катнашучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде, район ветераннарына патриотик тәрбия бирү, тирщ-як мохитебезне тәртиптә тоту юнәлешләрендә актив эшләүләре, районның иҗтимагый тормышында катнашулары өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук хәзерге буынының бурычы – ветераннарга һәрьяклап ярдәм күрсәтү һәм игътибар күрсәтү булуын билгеләп үтте.
Узган елда башкарылган эшләр турында район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, оешма бүген дә актив эшли, район һәм авыл биләмәләрендә үткән чараларның берсеннән дә читтә калмый. Өлкәннәрнең рухи дөньясын баету, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә алып барылган эшләр дә игътибарга лаек.
Хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ветераннарны киләчәктә дә бүгенге кебек автив булырга, районның җәмәгать тормышында даими катнашырга һәм ешрак очрашырга чакырды. Район ветераннар советының актив әгъзалары район җитәкчесенә үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерде, бер сорау да игътибарсыз калмады.