ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 Май 2023, 05:10

“Минем Яңа елым 9 майдан башлана”

Ветераннар саны елдан-ел кими бара. Быел Бөек Җиңү көнен районыбызда нибары дүрт ветеран безнең белән бергә каршылый.

“Минем Яңа елым 9 майдан башлана”“Минем Яңа елым 9 майдан башлана”
“Минем Яңа елым 9 майдан башлана”

Шуларның берсе – Югары Аташ авылында гомер кичерүче Нәҗип Назыйфулла улы Әҗмәтов. Алар белән әңгәмәләшү – бүгенге көндә безнең өчен зур шатлык. Бөек Ватан сугышы башлангач үсмер Нәҗип Назыйфулла улы Әҗмәтов та Җиңү көнен якынайту өчен авыр эшкә тотына. 17 яшендә ул 1944 елда хәрби хезмәткә чакырыла. — Нәҗип абый, фронтка ничек эләгүегез турында сөйләгез әле. — 6 сыйныфтан соң малчылыкка эшкә урнашып, фронтовик хатыннары белән Дүртөйле пристаненнән чәчү орлыгы ташыдык. 1944 елда хәрби хезмәткә чакрып алдылар. Миңа анда 17 яшь иде. Ырынбур өлкәсенең Тоцк хәрби лагерендә пулемётчы һөнәрен үзләштереп, 1945 елга кадәр укчы полкта хезмәт иттем. 1945-50 елларда НКВД системасында конвой частендә хезмәт иттем, әсирләрне саклап һәм озатып йөрдек. – Өйгә мин 1950 елда гына кире әйләнеп кайттым, – дип дәвам итә Нәҗип абый. Имәнлекул машина-трактор станциясенә эшкә урнаштым. 1959 елга кадәр слесарь, артабан шофёр, инженер-технолог булдым. Хаклы ялга киткәнгә кадәр Югары Аташта нефть-газ чыгару идарәлегендә гараж начальнигы вазыйфасын алып бардым. Хаклы ялга чыккач та эшләдем әле. — Җиңү көнен хәзер дә көтеп аласызмы? — Минем Яңа елым 9 майдан башлана. Бу көнне барысы да паркка чыга. Без тыныч тормышта яшибез, әмма бу бәхетнең нинди көч белән яулап алынганы турында да онытырга хакыбыз юк. Нәкъ 1945 елның май аендагы кебек, Җиңү көнендә күңелем тынычлык, азатлыгыбыз өчен зур шатлык, шул ук вакытта югалтулар өчен җан сызлавы белән тула. Ул туган илебез өчен Дан һәм горурлык, туган җиребезгә чиксез мәхәббәт, батырлык, каһарманлык, Русия халкының сынмас ихтыяр көче көне буларак та йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Тормышның ачысын күреп үскән ветераннар бүген тормышка шөкер итеп яши, күбесенең инде сәламәтлекләре дә начар, күзләре начар күрә, колаклары начар ишетә, кулларында таяк, өстәлләрендә дару, шулай да бәйрәм күчтәнәчләрен алар: «И-и, бу кадәр кирәкмәс иде», – дип кыенсынып кына алалар. Шушы тыныч тормышта яшәвебез белән без аларга чиксез рәхмәтле. Һәм әлеге бүләкләр ул рәхмәт хисләрен, аларга булган тирән ихтирамны берничек тә каплый алмый. Тагын бик күп Җиңү язларын тыныч тормышта, иминлектә, якыннарыгызның күңел җылысында, мәхәббәтендә каршыларга язсын сезгә, кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, газиз әтиләре сугыш кырында ятып калган сугыш чоры балалары!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас