ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 Май 2023, 09:40

Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә дә чәчү кызу темплар белән дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәлегеннән 27 апрельгә алынган мәгълүматлардан күренүенчә, биредә язгы культураларны планлаштырылган мәйданнарның 60 проценттан артыгында урнаштырырга өлгергәннәр иде инде.

Тырышлыкның нәтиҗәләре зурданТырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан

 Бу көнгә 400 гектарда арпа, 330 гектарда бодай, 150 гектарда шикәр чөгендере, 70 гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән, эш тулы куәтендә дәвам итә иде. Безнең эшче төркем җәмгыять уңганнарын Көсәкәй авылының көнбатыш өлешендәге 145 гектарлы басуда арпа чәчү барышында тап итте. “Памяти Чепелева” сортлы әлеге ашлыкны хуҗалык уңганнары Рамил Сафиуллин белән Равил Йосыпов сменалап хезмәтләндереп, “Джон Дир” тракторына тагылган “Агромастер” чәчкеч комплексында туфракка күмдерә. Алар алдыннан “АНТ-4135” тракторында шулай ук булдыклы механизатор Мазһар Саматов, “Т-150” тракторында – хуҗалык уңганы Нәзир Әхмәтҗанов “КЛ-1” культиваторы ярдәмендә чәчеләсе мәйданнарны эшкәртеп баралар. Яхшылап гербицидлар белән эшкәртелгән чәчү орлыгын басуга “КамАЗ” автомашинасында Рәфис Мөхәммәтвәлиев, минераль ашламаны “МТЗ-80” тракторында Мәгасим Нәбиуллин ташып тора. Әйткәндәй, соңгысы һәм шулай ук “МТЗ82” тракторында Радмир Гадиев чәчелгән мәйданнарны кәтүкләү агрегаты ярдәмендә тыгызлап та чыгалар әле. “Мерло” төягечен хезмәтләндерүче Альберт Дәүләтов келәттән ашлама һәм чәчү орлыгын төяп озатырга да, басуга килеп, чәчкеч комплексына сала барырга да өлгерә. Хуҗалыкның баш инженеры Илшат Хәбиров ул арада басу батырларына кичке аш китереп җиткерде. Тамак ялгап алган механизаторларны аерым-аерым үзләре хезмәтләндергән техника төрләре янәшәсендә фоторәсемгә дә төшереп алырга өлгердек. –Егетләребезнең һәркайсы да тик мактауга гына лаек, – диде җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ранис Рәис улы Хәмәтдинов. – Үзләреннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, чәчүне барлык агротехник таләпләрне төгәл башкарып, үзвакытында тәмамларга җиң сызганган уңганнарыбызның берсе дә сынатмаячак. Баш инженер белән әңгәмә барышында ачыклануынча, быел аграр университетның соңгы курсында белем алучы җәмгыять директорының улы Рәмзил дә, һәрвакыттагыча, иң мөһим мәлдә ярдәмнән читтә калмаган: ул матурлап шикәр чөгендерен чәчеп чыккан, башка агротехник алымнарны башкаруга да зур өлеш керткән. Басудан безне күтәренке кәеф, эшкә дәрт белән озатып калдылар. Күмәк тырышлыкның нәтиҗәләре зур булуын исбатлап, янәшәдәге басуларда дәррәү шытып килгән игеннәр дә якты киләчәккә, мул уңышка өмет уята…

Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Тырышлыкның нәтиҗәләре зурдан
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас