ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 Май 2023, 04:40

Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк дисәк тә, һич хата булмас. Бу айда да алар хезмәт иткән тарафка чираттагы гуманитар конвой белән яугирләр өчен мөһим әйберләрне, кирәк-яракларны илтеп тапшыру өчен әзерлек бара.

Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычыЯугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы
Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы

Алар үтенече буенча районда маскировка сеткаларын үрү эше башланды. М.Шайморатов исемендәге волонтерлар штабы чакыруы буенча әлеге игелекле гамәлгә яудагы якташларыбыз язмышына битараф булмаган һәм аларга ярдәм итәргә бар күңеле белән ашкынып торган төрле яшьтәге байтак райондашларыбыз кушылды.
Әлеге вакытта мондый маскировка сеткалары район үзәгендәге волонтерлар штабында, балалар иҗат үзәгендә әзерләнә. Әлбәттә, бу эштән авыл биләмәләре дә читтә калмаска тырыша. Бүгенге көндә Юмаш, Рәҗәп, Тозлыкуш, Яңа Балтач, Калмашбаш авыл биләмәләрендә яшәүче якташларыбыз бердәм, актив булып яугир егетләргә ярдәм итү эшенә кушылып, маскировка сеткаларын үрә башладылар.

Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы
Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы
Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы
Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы
Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас