

Мәсәлән,башкорт әдәбиятына күренекле язучы Әхнәф Бәйрәмовны (1923-2010 елларда яшәгән) биргән. Чиялекул авылын алыйк. 15 кенә өйле кечкенә бер авыл ул. Шуларның 7сендә генә даими яшиләр. Берничәсе җәйге йорт(дача) ролен үти. Кыш буе шәһәр ыгы-зыгысыннан арыган, туган йортының һәр яфрагын, һәр тыкрыгын, һәр ташын сагынганнар җәйләрен биредә үткәрергә күнеккән. Зур күпчелекне хаклы ялдагы апа-абыйлар тәшкил иткән чиялекуллылар үзләре юкта шундый күрше-күләннәренең йорт-кураларына күз колак булып тора. Авыл халкы әрвах ата-бабаларының соңгы төяк тапкан урынын онытмыйлар. Гадәттәгечә, авыл аксакаллары белән берлектә шушы авылда туып-үскән олысы, яше-карты авыл зиратын корыган агачлардан, кипкән үләннәрдән тазартып тора. Караучысыз калган кабер өсләрен дә игътибардан читләтмәүләре, карап-тәрбияләп торулары – саваплы гамәл. Авылдан читтә яшәүчеләр мондый өмәләрдә генә түгел, башка чараларда да бердәм катнашалар. Кәримовлар, Камаловлар, Сәетовлар, Бәйрәмовлар, Харисовлар, Бүләковлар, Хәбировлар һәм Галиннар нәселләре, гаиләләре, балалары белән килгәннәр иде. Чараны Илфира Галеева оештырып, авылдашларын җыйса, Илдус Сәетов техника белән тәэмин итте. Дәррәү, бердәм эшләгән тату авыл халкы көче белән зират ялт итеп калды. Чын күңелләреннән әрвахларның рухы сөенсен дип тырышканнарга бу изге гамәлләре савап булып барып ирешсен.