ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
7 Май 2023, 06:30

Аккошлар төяк иткән төбәктә

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы басуларында да язгы культураларны чәчү кызу темплар белән бара.

Аккошлар төяк иткән төбәктәАккошлар төяк иткән төбәктә
Аккошлар төяк иткән төбәктә

Безнең эшче төркем Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан әлеге хуҗалык басуларында булып, эшләр барышы белән танышып кайтты. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 28 апрельгә әлеге хуҗалыкта барлык язгы культуралар урнаштырылачак мәйданнарның 45,3 процентында яхшы сортлы иген орлыклары чәчелергә өлгергән иде инде. Бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар биләячәк 1650 гектарның 1553ендә (75,9 процент) эшләр тәмамланырга да өлгергән. Бодайны 440 гектарда, арпаны 633 гектарда, борчакны 120 гектарда, солыны 60 гектарда урнаштырганнар. Якын көннәрдә 200 гектарда көнбагыш, 50 гектарда шикәр чөгендере, 100 гектарда соя, 400 гектарда силос итеп базлау максатында кукуруз чәчәргә ниятлиләр. Басуларда ике чәчкеч комплекс эшли. Моңа кадәр 699 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләре тырматылып, минераль ашламалар белән тукландырылып, 550 гектарда уҗым культуралары ашланган, 2205 гектарда дым каплатылган. Гомумән, чәчүне барлык агротехник таләпләрне дә тиешенчә үтәп башкарып чыгарга тырышалар. Без килгәндә Николаевка һәм элекке Калиновка авыллары янәшәсендә басуларда эш кайный иде. Әйткәндәй, Калиновка авылы үзе булмаса да, аның урынындагы буада мәһабәт горур кыяфәттә йөзеп йөрүче пар аккошларны тап иттек. Алар – тынычлыкны яратучы, бәхет, ырыс китерүче кошлар, диләр. Берүк шулай гына була күрсен. Аккошларга сокланып, буаны кичеп чыгып үргә күтәрелүгә басуда чәчү белән мәшгуль ир-егетләргә юлыктык. “МТЗ-1221” тракторына тагылган чәчкечне Артур Мөсәгыйтов, Тимур Латыпов һәм Фидус Хаков (рәсемдә) хезмәтләндерә. Алар янәшәсендә “КамАЗ” авто- машинасында чәчү орлыгы ташып торучы Фәндәлис Шакиров та басты, аны үзен аерым гына да төшереп алдык. Тракторчы Руслан Солтанов та үзенең эшеннән канәгать. Ары- рак басуда “К-700 тракторына тагылган “Агромастер” чәчкеч комплексында Фиргать Кадраев арпа чәчүне төгәлләп килә иде. Аны да бер минутка туктатып, кадрга кертергә өлгердек. Ә үзенә беркетелгән “КамАЗ” да Алик Мусин чәчү орлыгын китергән иде. Хуҗалыкның баш механигы Илнур Әмин улы Хановның сүзләренә караганда, һәр урында меха- низаторлар үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлый һәм бөтен тырышлыгын эшкә юнәлтә. Ә бергәләп тотынгач, барлык мәшәкатьләр дә җиңел хәл ителә. Аккошлар төяк иткән төбәктәге әлеге басу-кырлар да мул уңыш белән сөендерсен, дип телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас