ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 Май 2023, 16:35

Хөрмәтле ветераннарыбыз янында

Бөек Ватан сугышы яугирләре сафы елдан-ел кими бара.

Хөрмәтле ветераннарыбыз янындаХөрмәтле ветераннарыбыз янында
Хөрмәтле ветераннарыбыз янында

Хөрмәтле ветераннарыбыз янында. Бөек Ватан сугышы яугирләре сафы елдан-ел кими бара. Быел 78нче Җиңү көнен районыбызда нибары дүрт яугир якташыбыз каршылый. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, күренекле якташыбыз – Башкортстан Республикасының Русия Федерациясе Президенты Хакимиятендәге тулы хокуклы вәкаләтле вәкиле Ришат Нурахман улы Халиков, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов аларны йортларына барып тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Рәҗәп авылындагы обелиск янәшәсендә агач утырту исә "Хәтер бакчасы" акциясенең дәвамы булды. Бу турыда тулырак мәгьлумат "Игенче" гәзитендә дөнья күрәчәк.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас