

Эстафетага килүчеләрне район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде. Чарада шулай ук аның урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәм авыл биләмә башлыклары да катнашты. Чараны яшьләр үзәгенең спорт комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов ачты. РФ һәм БР Гимнары белән чара ачык дип игълан ителде.Баш судья Данил Мөдәрис улы Зәкәриев эстафета шартлары белән таныштырды. 6 кешедә торган 11команда беренчелек өчен барлык көчләрен салып,билгеләнгән дистанцияне йөгерде/узды. Калмашбаш авылы биләмәсе 3,53минут вакыт белән 1урынга чыкты. Яңа Коты авылы биләмәсе 3,58 вакыты белән 2урынны яулады. Чакмагыш авылы биләмәсе 4,02 вакыты белән 3 алды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр бирелде.