+24 °С
Яңгыр
Ата-бабаларыбызның гомерләре бәрабәренә яуланган бүгенгебезне күз карасыдай сакларга чакырып җыелучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, "Победа" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, ветераннар советы рәисе Рәзилә Рәшит кызы Нәбиева чыгыш ясады. Әдәби-музыкаль композицияне чараны алып баручы да булганга Каразирек мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Розалия Сәхи кызы Гафарова мәктәп укучылары белән берлектә әзерләп күрсәтте. Азактан хуҗалыкның иганә ярдәме белән чәй табыны артында да әңгәмә-истәлекләр дәвам итте.