ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 Май 2023, 07:15

Бөек Җиңүнең 78 язы

Бөек Җиңүнең 78 елы уңаеннан район үзәге Чакмагышта – Парад гөрләп узды.

Бөек Җиңүнең 78 языБөек Җиңүнең 78 язы
Бөек Җиңүнең 78 язы

9 май – халкыбыз өчен иң кадерле булган бәйрәмне – Җиңүне алып килгән көн.Бу истәлекле көннең төп геройлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел кими.Ленин урамын тутырып микрофоннан көй-моңнар, тарихка кагылышлы мәгълүматлар яңгырады. Бөек Ватан сугышы елларында районыбыздан 10 меңнән артык якташыбыз фронтка киткән, алар арасында 18 хатын-кыз да була. Аларның 4228е генә яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан, ә 5794е батырларча көрәшеп, чит җирләрдә башын салып, һәлак булып калган. Бәйрәм парадын ретро автомобильләр, мотоцикллар колоннасы ачып җибәрде. Берсеннән-берсе чагу “ГАЗ-69”, “ГАЗ-67”, “Волга”, “Москвич”, “Победа” машиналарына карап, һәркем сокланды. Алар артыннан барабанчылар ансамбле тигез ритмнар белән узды.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас