

Илебез халкы 1941-1945 еллардагы 1318 көн һәм төн барган Бөек Ватаны сугышында совет халкының фронттагы һәм тылдагы какшамас бердәмлеге белән яуланган бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылый. Ул еллардан ераклаша барган саен шул дәһшәтле чорның тере шаһитлары – безгә үзләренең сәламәтлекләре, хәтта гомерләре белән исәпләшмичә якты бүгенгебезне яулап биргән ветераннарыбыз сафы сирәгәя, бүген алар районыбызда барлыгы 4 кеше калды. Гәзитебез битләрендә бу каһарманнар турында еш язып торсак та, Җиңү көнендә әлеге ир асыллары турында фоторәсемнәре белән тагын бер тапкыр аларның данлы сугышчан һәм хезмәт еллары белән таныштырып китүне намус эше итеп исәплибез.
Арсланов Гыйлемхан Садыйк улы
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гыйлемхан Садыйк улы Арсланов 1927 елның 20 маенда Көсәкәй авылында дөньяга килгән. 1934-1941 елларда җидееллык мәктәптә белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе кебек үк үсмерләр белән беррәттән колхоз эшләренә җигелә, Җиңү таңын аттыру хакына көн-төн хезмәт сала. 1944 елның декабрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Свердловск өлкәсендә, Казахстанда тыл гаскәрләрендә хезмәт итә, әсирләрне саклый. 1952 елда демобилизацияләнеп кайткач, гомер буена “Правда” колхозында терлекчелектә эшли. Тормыш юлдашы Сәвия Хәбибулла кызы белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар бүген республика шәһәрләрендә гомер кичерә. Тормыш юлдашы вафат булып, ялгызы гына яшәү авырлашкач, берничә ел элек Гыйлемхан Садыйк улы Уфага кызы гаиләсенә күчеп китте. Авылда еш булалар, бәйрәмнәрдә хөрмәтле ветеран туган җиренә кайтып йөри. Хөрмәтле ветеран СССР Кораллы Көчләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән, онык-туруннарына ялкынлы яшьлеге турында истәлекләр сөйләп, аларны Ватаныбызның чын патриотлары итеп тәрбияләп үстерүгә өлеш кертә. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез.
Әҗмәтов Нәҗип Назыйфулла улы
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Нәҗип Назыйфулла улы Әҗмәтов 1927 елның 1 сентябрендә Имәнлекул авылында туган. Гаиләдә 7 бала үсә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач, үсмер Нәҗип башка чордашлары кебек Җиңү таңын якынайту хакына авыр эшкә тотына. 6 сыйныфтан соң ул малчылыкка эшкә урнаша, фронтовик хатыннары белән бергәләп Дүртөйле пристаненнән чәчү орлыгы ташыйлар. 1944 елда әнисе чирләп вафат була, 1947 елда әтисе дә дөнья куя. Унҗиде яшендә ул 1944 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Ырынбур өлкәсенең Тоцк хәрби лагеренда пулеметчы һөнәрен үзләштерә һәм 1945 елга кадәр укчы полкта хезмәт итә. 1945-50 елларда НКВД системасында конвой частендә хезмәт итә: әсирләрне саклый һәм озатып йөри. “Батырлык өчен”, “Җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1950елда демобилизацияләнеп кайта һәм Имәнлекул машина- трактор станциясенә эшкә урнаша. 1959 елга кадәр слесарь, артабан шофер, инженер-технолог була. 1972 елдан хаклы ялга киткәнгә кадәр Югары Аташта нефтьгаз чыгару идарәлегендә гараж начальнигы вазыйфасын алып бура. Хаклы ялда да берничә ел МТСта көйләүче булып эшли. Фидакарь хезмәте берничә медаль, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Хөрмәтле ветеран Җиңү юбилеен туган авылында каршылый. Аңа да исәнлек-саулык, матур озын гомер телибез.
Баянов Рифгать Фаяз улы
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Рифгать Фаяз улы Баянов 1927 елның 1 сентябрендә Иске Үзмәш авылында туган. Сугыш башланганда аңа 13 яшь кенә була әле. Митрә-Әюпкә йөреп, сигез сыйныф белем ала. Сугыш чорында тылдагы авыр хезмәт фронтында Җиңү таңын аттыру хакына көче җитмәстәй тоелган эшләрне дә башкарырга туры килә аңа. 1944 елда унҗиде яшендә армиягә хәрби хезмәткә чакырыла. Ырынбур өлкәсе Тоцк хәрби лагеренда алты айлык әзерлек үткәч, Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә эчке эшләр гаскәрләренә тәгаенләнә. 1944 елның 12 декабрендә Балтыйк буе хәрби округына күчерелә. Хәрби әсирләрне саклаучы конвой төркеменә беркетелә. Аларны Латвиядән Воркутага кадәр озатып йөрергә туры килә. Латвиядә бу вакытта бандит төркемнәренә каршы көрәшләрдә дә катнаша. Җиңү көнен Рифгать Фаяз улы Латвиядә каршылый һәм биредә хезмәтен дәвам итә. 1949 елда алган җәрәхәтләре сызлау арка- сында запаска чыгарыла. Туган авылына икенче төркем инвалиды булып әйләнеп кайта. Бухгалтерлар курсын тәмамлап, 1949-75 елларда бухгалтер, 1976-1993 елларда ревизия комиссиясе рәисе була. Тормыш юлдашы Әфидә Гыйса кызы белән 1951 елда никахлашып, биш бала үстерәләр. 72 елдан артык сузылган тату тигез гомер юллары моннан соң да дәвам итсен, дип телибез. Рифгать Фаяз улы – “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Бөек Җиңүнең бик күп юбилей ме- дальләре, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе дә. Бәйрәм көнендә хөрмәтле ветеранга шулай ук ныклы сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле, бәхетле тигез озын гомер еллары телибез.
Локманов Мират Хәнәфи улы
Бөек Ватан сугышы һәм хез- мәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов 1925 елның 20 сентябрендә Сыйрышбаш авылында туган. Сугыш башланганда ул, 16 яшьлек үсмер, өлкәннәр белән беррәттән җиңү көнен якынайту хакына колхозда көнне төнгә ялгап эшли. 1943 елның 2 февралендә Мират та Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ырынбур өлкәсендә 6 айлык әзерлек үткәннән соң II Украина фронтына озатыла. Мират Хәнәфи улы тәүге чирканчыкны Житомир шәһәре янындагы сугышта ала. Артабан танк частьләренә күчерелә. Великие Луки шәһәрен азат итүдә катнаша, 1944 елда Умань шәһәрен азат итү өчен сугышта яралана. Белая Церковь шәһәрендә хәрби госпитальдә дәваланып чыкканнан соң хәрби базада хезмәтен дәвам итә. Германияне җиңгәннән соң ул Ерак Көнчыгышта япон гаскәрләрен тар- мар итүдә дә катнаша. 1946 елның башында демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, Мират Хәнәфи улы туган колхозында эшли, агроном да, икътисадчы да була. Читтән торып Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм Киров исемендәге колхозның баш агрономы итеп тәгаенләнә. 1986 елдан ул лаеклы ялда. Фидакарьлекләре II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре, “Фронтовик 1941- 1945” билгесе, Бөек Җиңүнең берничә һәм СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатла- ры белән бүләкләнгән, күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе иясе. Сөекле тормыш иптәше, мәгариф ветераны Фәүзия Мифтах кызы озак еллар Сыйрышбаш мәктәбендә укытты. Мират Хәнәфи улы Бөек Җиңүнең 78 еллыгын туган авылында иң соңгы ветеран булып каршылый. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез.
Редакциядән: Чакмагыш җиренең кыю бөр- кетләре турында киләчәктә дә язып торачакбыз. Аларның һәркайсы данлауга, олы хөрмәт- кә лаек. Батырлар даны үлемсез, алар турында горурлык хисләре буыннардан буыннарга күчә килеп сакланыр. Бәйрәм белән сезне, Бөек Җиңүнең 78 - нче ямьле язы белән, хөрмәтле ир асыллары, илебезгә тынычлык яулап биргән яугирләр!