Ул 1910 елның 21 мартында Иске Калмаш авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлый. Хезмәт юлын 1931 елның көзендә «Чакмагыш МТС» ының мастер- скоенда башлап җибәрә. Күңел биреп, тырышып эшләве җитәкчелек тарафыннан игътибарсыз кал- мый: берничә елдан соң уңган-максатчан егетне куәтле корылмалар машинисты итеп үрләтәләр. Яңа- лыкка, һөнәри камиллеккә омтыла, янә ике елдан Бөре шәһәренә 5 айлык курсларга җибәрелә. Уку ба- рышында үзен фәкатъ яхшы яктан гына күрсәтә һәм слесарь-машинист һөнәренә ия була, арытаба да үз коллективында эшчәнлеген дәвам итә, планнарын арттырып үти, «Социалистик хезмәт җиңүчесе», «Ком- мунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Авылның тыйнак егете, игелекле хезмәт күрсәтеп, югарыга күтәрелә. Күп тә үтми эшнең тагын да катлаулырагына алына — электр стан- циясенең машинисты итеп куела. Зур хыяллар белән дәртләнеп-чәмләнеп эшләп йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 нче елның ундүртенче августында хәр- би хезмәткә чакырылып, 149-нчы мотоукчылар полкына эләгә, химик-дегазатор булып хезмәт итә. Хәлиткеч алышларның берсендә каты яралана, 1945 елның 1 гыйнварына кадәр эвакогоспитальдә дәвалана. Батырлыклары өчен хәрби бүләкләр бирелә. Хөснулла Гарифулла улына җиңү яулап туган якларына кайту насыйп була. Кайту белән ул күнеккән һөнәре буенча хезмәтен дәвам итә. МТС Имәнлекулга күчерелгәч тә, «Сельхозтехника» итеп берләштерелгәннән соң да эшли, зур тәҗрибә туплый, бишенче разрядлы белгеч дәрәҗәсенә күтәрелә. Хөснулла Тимашевның тырыш хезмәтләре хөкү- мәтебез тарафыннан югары бәһа- лана. 1955нче ел аның өчен аеруча җимешле. Ул Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, медалгә ия була,заманына карата бик тә затлы әйбер булган тегү машинасын алып кайта. Янә бер елдан Хөснулла Гарифулла улына «Чирәм җирләрне ачкан өчен» медале бирелә. Бүләкләре арасында Имәнлекул һәм Чак- магыш МТС ларының «Почет тактасы» на кертелүе турында документлар саклана. 1964-елның 8 февралендә ул «РСФСР авыл хуҗалыгы социалистик ярыш отличнигы» дигән билге белән бүләкләнә. Авыл хуҗалыгында озак еллар буена яхшы эшләгәне, басу- чылыкта һәм малчылыкта җитештерү процессларын механизациялауда һәм рационализацияләүдә актив катнашканы өчен Башкорт АССР-ы Югары Советы Президиумының 1966 елның 8 октябрь Указы белән «Башкорт АССР-ның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән почетлы исемгә лаек була. Төрле елларда бирелгән күп санлы Мактау грамоталары да Хөснулла Тимашевның фидакаръ хезмәтләрен дәлилли. Гаилә тормышын да матур кора ул. Парлы гомер юлы Бөек Ватан сугышыннан соң башлана. Иске Бәшир авылы сылуы Хәдичә Гадрәфый- кова белән бик матур яшиләр. Хәдичә Сәлимгәрәй кызы гомере буе балаларга белем һәм тәрбия бирә. Районның җәмәгать тормышында кайнап яши, халык утырышчысы була. Ике бала тәрбияләп үстерәләр, Хөснулла Гарифулла улының сеңлесен һәм үлгән сеңлесенең яшь ярымлык кына кызын да карап үс- тереп, зур тормыш юлына бастыралар. Мин Калмашбаш авылыннан Иске Калмашка килен булып төшкән- дә кайнатам да, кайнанам да исән түгелләр иде инде. Әмма алар турында якты истәлекләр миңа бик кадерле. Чөнки үзләрен күреп белмәсәм дә, яхшы тәрбия алган уллары Наил Хөснулла улы белән 1990 елда гаилә корып, 31 ел бик бәхетле гомер кичердек. Әнисенең үләр алдыннан васыять итеп: «Укытучыга өйлән», — дигәнен Наилем үтәде. Мин дә мондый ышанычны акларга тырыштым, әлбәттә. Тәүдә туган авы- лымда ,аннан хаклы ялга чыкканчы Иске Калмаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән дәрес бирдем, директорның тәрбия эшләре буенча ярдәмчесе булдым. Балаларда телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләдем. Хәтта үзем укытып чыгарган усмерләрне югары уку йортларына кертү буенча да хәстәрлек күрдем. Алар арасында республика күләмендә танылган журналистлар, язучылар булуы — минем өчен зур го- рурлык. Тырыш хезмәтләрем куанычлар китерде: «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» исе- мен йөртәм, Русия Федерациясе грантына ия булуым да олы шат- лык. Шулай итеп, кайнанамның ва- сыятенә тугры калдык, сынатып яшәмәдек. Ни үкенеч, Наилем генә, авыр чирләп, фани дөньяны иртәрәк калдырды. Ул бик намуслы, юмарт, кешелекле иде, аны югалту бик авыр булды. Бар гомерен тырыш хезмәткә, игелекләр кылуга багышлаган кешеләр бакыйлыкка күчсә дә халык күңелендә саклана, күркәм гамәлләре аңа дога булып ирешә.Өлкән буын кешеләре кайнатамны әле булса матур итеп искә ала. «Хөс- нулла Гарифулла улы төскә матур, үзе гади, гадел кеше иде. Уртача тормышта мал-туар асрап, хәләл көч белән булдырганнарына шөкер итеп күркәм гомер кичерделәр. Киң күңелле, юмарт булдылар. Балачакта аларга кереп «сыйланганым», тәмле катыкларын аша- ган чакларым аеруча истә калды. Алар коесына су алырга да кердек. Әтием бухгалтер иде, Хөснулла абый белән бергә МТС та хезмәт салды»,— дип хәтерен яңарта гомере буе авылда почта җитәкчесе булып эшләгән Рауза Идрис кызы Янбухтина. Әйе, минем кайнатам районда гына түгел, ә бәлки республикада искә алырлык шәхесләрнең берсе булган.