ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 Май 2023, 10:35

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе: “Телефонны кулдан төшермим”

“Иртән эшкә җыенганда да, көнозоны да, төнге йокыга талгач та телефонымны кулымнан төшермим. Улым шалтыратса, дип. Ул бит бер ай хәрби укулар үтеп, Украина якларына махсус хәрби операциягә үз теләге белән китте...”, – ди Сания апа (исеме үзгәртелде). Үзе сөйли, үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь чыга...

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе: “Телефонны кулдан төшермим”Махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе: “Телефонны кулдан төшермим”
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе: “Телефонны кулдан төшермим”


Эх, авыр да инде ана кешегә бердән-бер улын көтүләре...
– Сания ханым, уй-кичерешләрегез белән уртаклашыгыз әле.
– Көннәрем агым сулардай озын, еллардай озак үтә. Күз карасыдай саклап үстергән бердән-бер улым Илмирны (исеме үзгәртелде) Украина якларына озатканда йөрәгем өзелеп төшә язды. Ил күләмендә барган хәлләр тизрәк тәмамланып, улым кайтып керсә Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәтләр укыр идем...
– Илмир әле отпускага кайтып киттеме соң?
– Әйе, аның кайтуын ишеткәч, канатланып, яраткан ризыкларын пешердем. Чүпрәм дә минем шатлыктанмы, белмим, болыт кебек күтәрелде. Тиз генә эчлек әзерләп, мичкә вак бәлешләр куйдым. Үзем эшлим, үземнең кулларым калтырый, башымда – мең төрле уй. Мин Илмирны үзем генә үстердем, әтисе бик каты чирләп, Илмир 3 яшьлек булганда китеп барды. Шуңа да улым – минем бердәнбер терәгем.
– Ул кайткач, шатлыгыгызның чиге булмагандыр инде...
– Әйе, улымның йөзен күрү белән, буыннарым йомшарды. Әйтерсең лә, аяк астымда – мамык мендәр. Кыска гына ике атна вакыт ике көн сыман үтте дә китте. Улыкаем бөтен эшемне эшләп китте. Аны көтмәгән, сагынмаган бер генә көнем дә юк.
– Телефоннан аралашып торасызмы?
– Әйе, көндә иртән шалтыратып: “Әни, сиңа монда йөзләгән хәрби сәлам әйтә”, – ди. Аның тавышларын ишеткәч, яшиселәрем килеп китә, нинидидер көч барлыкка килә үземдә. Бу хәлләр тизрәк тәмамланып, илебез иминлеге хакына батырлык өлгеләре күрсәтүче якташ егетләребез тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын иде, Ходаем!

 

фото источник https://yandex.ru/images/search?img_url=https%3A%2F%2Fsun9-45.userapi.com%2Fc5848%2Fu146744530%2F-14%2Fx_d37adbf6.jpg&lr=101189&pos=14&rpt=simage&source=serp&text=матҗ%20провоңает%20сына%20на%20сво%20фот

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас