

Хроник авыруларның авыр төрләре белән чирләүче инвалидларны торак белән тәэмин итү программасы чикләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Илдус Фәнил улы Якуповка торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырды.
“Улыбызга бүген сертификат бирделәр. Шатлыгыбызның чиге юк. Әлеге сертификатны файдаланып, район үзәгендә фатир алырга планлаштырабыз. Безгә шулай һәрвакыт ярдәм күрсәткәннәре өчен дәүләтебезгә, район хакимияте җитәкчелегенә рәхмәт. Илебез тыныч булсын, барыбызга да исән-имин яшәргә язсын”, – дип шатлыгын уртаклашты безнең белән Илдусның әнисе Рәйханә апа Якупова.
Реканс Фәнил улы әлегеге гаиләне тагын бер тапкыр котлап, аларга һәрвакыт матур, шулай ук нык һәм тату гаилә булып калуларын теләде.