

Берәүләр мәдәният йортында гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучылар белән җыелышып токмач кисте, җылы оекбашлар бәйләде. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Операциядә катнашучы егетләребезнең гаиләләрен дә ярдәменнән ташламый мәдәният хезмәткәрләре. Төрле мәдәни, патриотик чараларда, укучылар белән очрашуларда батыр якташларыбызның әти-әниләре һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Соңгы вакытта мәдәният йортларында махсус хәрби техниканы һәм позицияләрне саклар өчен маскировка челтәрләре үрү башланды. Мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән битараф булмаган авылдашларыбыз да бу эшкә актив кушылды.