ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 Май 2023, 10:45

Каһарман якташыбыз турында

34 ел гомерен илебез иминлеген саклауга багышлаган отставкадагы гвардия полковнигы Миншәех Тимершәех улы Булатов быел 96 нчы гомер язын каршылады.

Каһарман якташыбыз турындаКаһарман якташыбыз турында
Каһарман якташыбыз турында

 Бөек Ватан сугышы чорында үсмер көенчә ул Җиңү язын якынайтуга өлеш керткән, сугышның соңгы елында хәрби хезмәткә алынып, артабан чын илебез сакчысы булып киткән. Тамьян авылында гомер кичергән Мөхәссәнә һәм Тимершәех Булатовлар гаиләсендә дөньяга килгән сигез баланың бишесе төрле авырлыкларны, чирләрне җиңеп үсеп, илебез өчен кирәкле кешеләр була. Алар арасында Миншәех бигрәк тә аерылып тора: ул гаиләдә генә түгел, районыбызда иң абруйлы кешеләрнең берсенә әверелә. 1927 елның 20 мартында дөньяга килә ул. Башка яшьтәшләре кебек үк иркен яланнарда уйнап, елгада су коенып, балык кармаклап гамьсез балачак үткәрү насыйп булмаган чор кешесе үзе. Әйе, аларның ваемсыз үсмер елларын каһәрле Бөек Ватан сугышы урлый, алай гына да түгел – үзләре дә шул дәһшәтле вакыйгаларының азагында гына булса да утлы юллар кичәргә дучар була. 1941 елның көзендә үк фронтка киткән әтиләреннән киләсе елда хат килүдән туктый, ә бераздан “хәбәрсез югалды” дигән рәсми кәгазь генә килә. Шундый язмышлы миллионланган кешеләрнең бүген дә артабангысы билгеле булмаганнар күп әле, аларны ачыклау дәвам итә. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, бер ел үткәч, 1946 елда әтисенең икетуганы Габдулла Тимершәехның үзе белән бергә әсирлеккә эләгүе, Польшадагы Седльце концентрацион лагеренда ачлыктан һәм авыр чирдән вафат булуы, үз куллары белән мәетләр төялгән арбага салып җибәрүе турында хәбәр итә. Бу хәл 1943 елның гыйнварында була. Белүебезчә, шушы лагерьда мөселман әсирләренең рухын сындырып, фашистлар үз якларына аударырга ниятлиләр. Якташыбыз, изге антына тугрылык саклап калуны өстен күреп, хыянәт юлына басмый (Бу лагерьда патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә булуы, аларның дошман коткысына бирелгән яугирләрне фашистларның үз коралы белән дөмбәсләргә өндәве һәм “Идел-Урал” легионы әгъзаларының сугыш дәвамында ватандашларына каршы көрәшмәве, киресенчә, бөтен кораллары белән партизаннар ягына чыгулары турында без беләбез инде). Шушы 1943 елда Миншәех авылда сигезенче сыйныфның беренче чиреген тәмамлап, колхоз эшенә чума. Кышын ул атлар тәрбияли, җәен бригадир ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Ул елларның авырлыгы, үсмерләргә көненә дистәгә якын кабер казып, септик ангина чиреннән кырылган авылдашларын җирләргә туры килүе, ачлык-ялангачлыкка түзеп, фронт өчен эшләргә бөтен көчләрен салулары турында якташыбыз бүген дә күз яшьләрсез сөйли алмый. 1945 елның 15 гыйнварында Тамьян авылыннан 1927 елгы 9 үсмер, 18 яшьләре дә тулмас элек, солдат шинеле кияләр. Ике үсмер – Миншәех Булатов белән Хөрмәтулла Афзалов кече командирлар әзерләүче уку полкына, калган җидесе – хәрәкәттәге армиягә җибәрү өчен Алкино хәрби әзерлек лагеренә эләгә. Иске Уфа бистәсендәге 40- нчы укчылар дивизиясенең 32- нче уку полкында минометчылар расчеты командирларын әзерләү мәктәбендә март башында хәрби училищега кандидатлар ачыклау буенча комиссия үтә. Мәктәптән үк яхшы өлгереше белән аерылып торган Миншәех сәламәтлеге торышы буенча да, математиканы яхшы белүе белән дә конкурстан үтә һәм аны Тбилиси шәһәренә артиллерия офицерлары әзерләү училищесына озаталар. Шулай итеп, ул турыдан-туры сугышта катнашмый, соңгы чакырылыш Бөек Ватан сугышы яугирләре исемлегенә кертелә. Әмма артабан ул сугыш үзәгендә дә еш була әле. 1948 елда яшь лейтенант тәүдә Идел буе округында взвод командиры, 1949 елдан – Төркестан хәрби округында уку взводы командиры була. Ул кече командирлар – сержант-старшиналар әзерләүдә тырышлык күрсәтә. 1954 елда аны артиллерия батареясе командиры итеп үрләтәләр. Якташыбыз – Советлар Союзы Герое, 58 нче мотоукчылар девизиясе командиры генерал-майор Таһир Таип улы Кусимов кул астында да хезмәт иткән еллары белән лаеклы горурлана. 1959 елда аттестация үтеп, Миншәех Булатов дивизион штабы начальнигы, 1961-1964 елларда читтән торып М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлап, шул елның көзендә ракета дивизионы командиры итеп тәгаенләнә. 1966 елда подполковник Булатов Германия Демократик Республикасына күчерелә, биредә артиллерия полкына командалык итә. 1968 елда ул Чехославакиядәге чуалышны бастыруда катнаша. Хәрби бурычларын өлгеле үтәве, югалтуларга юл куймавы белән ул Кызыл Йолдыз орденына лаек була, аңа полковник дәрәҗәсе бирелә. 1972 елда полковник Булатов Белоруссиягә – 34нче танк дивизиясенең артиллерия һәм ракета частьләре буенча начальнигы вазыйфасына күчерелә. Төрле хәрби күнекмәләрдә ул җитәкләгән подразделениеләр берничә тапкыр иң югары бәһа ала, якташыбызның күкрәген орден-медальләр бизи, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары арта тора. 1978 елда яше тулып, сәламәтлек торышы да начараеп, ул отставкага чыга һәм яшьлегендә хәрби хезмәт юлын башлаган Төркестан хәрби округында штаб хезмәткәре була. Ташкентта яши, берничә мәртәбә Әфганстандагы совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты подразделениеләренә барып, инспекция составында Кабул, Шиланд, Кандагар, Герат шәһәрләрендә хәрбиләрне өйрәтүдә катнаша. Бөек Ватан сугышында булмаса да, артабан шулай дары исен күп иснәргә туры килә якташыбызга. Гаскәри хезмәттән бөтенләй азат булгач, 1995 елда үзебезнең якка – Уфага кайтып төпләнәләр. “Офицерлар” дигән легендар фильмдагы геройлар язмышы белән беркадәр охшашлык бар якташыбызда. Аның төп герое әйткән: “Шундый һөнәр бар – Ватан иминлеген саклау”, – дигән сүзләр дә аңа турыдан-туры кагыла. Төркестан хәрби округында Миншәех Татарстаннан килгән сылу кыз Нәдирә Әзәл кызын гомерлек яры итә. 60 елга якын бергә гомер иткәндә югарыда телгә алынган фильмдагы офицер хатыннары язмышын Нәдирә ханым да кичерә – ире белән гаризоннан-гаризонга, илебезнең төрле төбәкләренә, хәтта Германиягә дә күченеп йөри. Тату гаиләдә Нәфисә, Фәридә һәм Алла исемле өч кыз тәрбияләп үстереп, белемле-тормышлы итәләр. Өлкәннәре тормыш иптәше белән Үзбәкстанда гомер кичерә, хаклы ялдалар инде, оныклар тәрбиялиләр. Фәридә Себер якларында төпләнде, гомер юлдашы белән фидакарь хезмәт җимешләрен татып, оныклар сөеп, шулай ук лаеклы ялдалар инде. Төпчекләре берничә ел элек Уфага кайтып төпләнгән, әтиләре белән бергә гомер кичерәләр. Гомер буе иренең ныклы таянычы, терәге булган Нәдирә Әзәл кызы 2011 елда авыр чирдән якты дөньяны калдырып киткәннән бирле Миншәех абый кызы Алла, кияве Марлен белән яши. Ел саен балалар бергә җыела, әниләренең каберенә баралар, әтиләренең туган авылында булалар. Миншәех Тимершәех улы белән аралашу да күңелле. Хәрбиләрчә төгәл, ачык хәтерле, сокландыргыч җиңел хәрәкәтле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераны белән Уфадагы фатирында әңгәмәләшеп, фотоальбомнарын, хәрби еллары истәлекләре сакланган язмаларны карап утырдык. Зал стенасына пөхтәләп берничә фотостенд ясалган, аларда ветеран үзе, мәрхүмә тормыш иптәше, балалары, онык-туруннары, туганнарының төрле елларда төшкән фото-рәсемнәре дә урын алган. Абыебыз 2015 елда рус телендә тормыш юлларын тасвирлаган “Пройденный путь”, төрле елларда иҗат иткән шигырьләре тупланган татарча “Шигъри шаярулар” дип исемләнгән китапларын үзнәшер юлы белән бастырган. Саубуллашыр алдыннан Миншәех Тимершәех улына традицион сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Якташларыгызга нинди теләкләр җиткерер идегез?” – Мин гомерем буена туган җирем, бар яклап та булдыклы, алдынгы чакмагышлылар өчен сөенеп, үзем дә шул җир кешесе булуым өчен горурланып яшим. Төрле тарафларда яшәгәндә дә анда гел сагынып кайттым, әле дә форсат чыккан саен туып-үскән якларыма – яшел чирәмнәрендә аунап, суларын коенып көч утырткан ямьле Тамьяныма кайтып торам. Һәрвакыт мине яңа үзгәрешләр, матур төзелешләр, күркәм эшләр каршылый. Соңгы чорда авылларга йөз белән борылулары да сөенеч тудыра: урамнар, юллар каралуы куандыра. Республикабыз, район, авыл биләмәсе җитәкчеләре, булдыклы авылдашларым өчен горурланам, эшләрендә гел уңышлар гына телим. Шушы юлдан баруны дәвам итегез, Тамьянда гына түгел, барлык авылларда да яшьләр күбрәк төпләнсен, сабыйлар үссен, бөтен тармакларда эшләр гөрләп барсын. Безнең буын яулаган тынычлыкның кадерен белеп, аны саклап-кадерләп яшәгез, без күргәннәрне күрергә-кичерергә язмасын, – диде ул. Теләкләрегез кабул булсын хөр-мәтле ил агасы, тормыш юлыгыз артабан да игелектә, барлыкта-муллыкта, балалар-оныклар сөе-нечендә дәвам итсен, дип телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас