ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 Май 2023, 07:25

Туган җиребезгә – изгелекле гамәлләр

4 майда Уфада “Торатау” Конгресс-холлында “Якташлык көче – Сила землячества” дип аталган “Атайсал” проекты чикләрендә оештырылган икенче олы форум үтте.

Туган җиребезгә – изгелекле гамәлләрТуган җиребезгә – изгелекле гамәлләр
Туган җиребезгә – изгелекле гамәлләр

Башкортстан Республикасы Баш лыгы Радий Фәрит улы Хәбировның Грантлар фонды яклавында һәм шәхсән аның катнашлыгында үткән бу чарада башлыча кече Ватан өчен изге гамәлләр елы барышын да тормышка ашырылучы эшләр турында сүз барды һәм шулай ук Бөтендөнья башкортлары корыл тае (конгрессы) тарафыннан оеш тырылып, республика җитәкчелеге хуплавы һәм ярдәме белән тор мышка ашырылучы “Аек авыл” кон курсына йомгак ясалды. Конгрессхолл фойесында фото зона, ВГТРК, БСТ каналларының, “Тамыр” балаларяшүсмерләр те леканалының ачык студияләре, “Ту ган йорт җылысы”, “Атайсал минем өчен ул…” интерактив зоналары, му ниципаль берләшмәләрдә “Атай сал” проектының тормышка ашы рылуын күрсәтүче күргәзмә, “Ба тырлар заманы!” сурәтләр конкур сы җиңүчеләре эшләреннән күр гәзмә, “Якташларыбызның изге га мәлләре” дигән сюжетлар күрсәтү че видеозона, халык иҗаты өлгелә ре күргәзмәләре һәм башкалар эш ләде, алар янында фикер алышып, истәлеккә фоторәсемгә төшү мөм кин булды. Берничә юнәлештә секция уты рышлары, түгәрәк “өстәлләр” ар тында фикер алышулар булды, районыбыз делегациясе вәкиллә ре һәр юнәлешләрдә актив кат нашты. Киңкүләм мәгьлүмат чара лары вәкилләре, мәсәлән, “Атай сал” проекты медиа һәм социаль челтәрләрдә” секциясендә эшләде. Республика матбугаты вәкилләре алдында федераль һәм республика матбугат чаралары вәкилләре изге гамәлләрне яктырту тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Русия Жур налистлар союзы сәркатибе, Тө бәк журналистикасын үстерү де партаменты җитәкчесе Юлия За һитова “Ватаныбыз – онлайн режи мында” темасына чыгыш ясады. Сәламләү сүзләре белән Русия те левидениесе академиясе әгъзасы, җаваплылыгы чикләнгән “Кызыл квадрат” җәмгыятенең баш режис серы Илдус Кормалиев, җәмәгать челек белән бәйләнешләрне үсте рү өлкәсендәге “Көмеш укчы” милли премиясенең башкарма директо ры Надежда Явдолюк, ВГТРКның төбәк департаменты җитәкчесе Ри фат Сабитов чыктылар. “Башинформ” мәгълүмат агент лыгының генеральный директоры урынбасары Әлфия Сабирова журналистның һөнәри һәм шәхси “Атайсал”ы турында тәэсирле итеп сөйләде. “Зианчура таңнары” гәзи тенең баш мөхәррире Виктория Куянова үз чыгышында район һәм шәһәр гәзитләренең урындагы бер ләшмәләрне туплаучы көч булуына басым ясады. “Башкортстан” ТРК баш редакторы Гүзәл Хәсәнова теле һәм радиоресурсларда як ташлык хәрәкәтен яктыртуга тук талды. “Ватандаш” журналы мө хәррире Рәшидә Мәһәдиева үзе нең чыгышында коллегаларының “Атайсал” проектында катнашуы мисалларын китерде. Муниципаль телевидение мисалында “Атайсал” проектын яктырту эшчәнлеге ми саллары белән “Баймак ТВ” дирек торы Зөлфия Сафина уртаклашты. Чараны республика матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Әсгать улы Газизов алып барды. Аның йомгаклау өлешендә проектны тормышка ашыру турын дагы шигырьләр конкурсы җиңүче ләрен бүләкләделәр. Мәктәп уку чыларыннан алып хөрмәтле акса каллар һәм агинәйләргә кадәр җи ңүчеләр булуы бәйгенең мәртәбәсен арттыра төште генә. Хәбәр ителүенчә, пленар өлештә республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның та катнашуы һәм “Атайсал” проектын тормышка ашыру, республика халкының мах сус хәрби операциядә бердәм кат нашуы турындагы тәэсирле чыгышы аның мәртәбәсен күтәрә төште. Проект башлангычын безнең якта шыбыз Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллинның бирүен ассызыкла вы һәм чыгышы соңында аны Сала ват Юлаев ордены белән бүләкләве барлык чакмагышлылар өчен зур горурлык булды. Проект тормышка ашырыла баш лаган 2021 елның 1 мартыннан 2023 елның 28 апреленә кадәр республика халкыннан 17762 га риза теркәлгән, аларның 16449 ы тормышка ашырылып та беткән инде, 1245е дә тәмамлануга таба бара. Сайтта барлыгы 4600 кат нашучы теркәлгән, алар арасында илебезнең 20 төбәгендә яшәүче меценатлар бар. Әйткәндәй, изгелекле гамәлләр кылуга 1,2 миллиард сумнан артык акча юнәлтелүе дә билгеле. Украинадагы хәлләрне җайга салу буенча контакт төркемендә РФ вәкиле дипломат Азамат Кул мөхәммәтов туган җирендә изге эш ләр уртасында кайнау мөмкинлеге өчен рәхмәт хисләрен җиткерде, РФ Президентының Көньяк феде раль округындагы вәкаләтле вәки ле урынбасары, Русия Герое Ана толий Сафронов “Атайсал” кебек проектларның кешеләрен бер берсенә якынайтуын ассызыклады, “Тотрыклы үсеш мәсьәләләре альянсы”ның генеральный директо ры Андрей Шаронов та туган тө бәгенә ярдәм итүне кешеләрнең мөкатдәс бурычы булуын билгеләве алкышлар белән каршы алынды. Республикада һәм илебездә салым инспекциясен төзүчеләрнең берсе Геннадий Букаевның тәэсирле чыгышы да туган җиргә чиксез сөю хисләре белән сугарылган иде. Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Сәлихов республикада тор мышка ашырылучы әлеге мөһим акциянең әһәмиятлелеген билгеләп, үзе дә туып үскән авылында мәчет төзетүдә башлап йөрүе турында белдерүе чараның тәэсир көчен арттырды гына. Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья баш кортлары корылтае (конгрессы) президиумы рәисе Эльвира Ринат кызы Аиткулованың туган җиребез гә изгелекле гамәлләр кылуның берләштерүче көч булуын билгелә ве һәм “Аек авыл” конкурсы җиңү ләрен атавы да тәэсирле булды. Анда быел катнашкан безнең Аблай авылы Фәрит Гыйндуллин нан махсус бүләк белән билгеләнде.

Туган җиребезгә – изгелекле гамәлләр
Туган җиребезгә – изгелекле гамәлләр
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас