ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 Май 2023, 07:40

Яхшы уңышка өмет тотып

“Үзәк машина-технология станциясенең Чакмагыш районы буенча филиалының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендәге басуларда да техника гөрелтесенең тынып торганы юк: язгы чәчү биредә дә кызу темплар белән тәмамлануга якынлашып килә инде.

Яхшы уңышка өмет тотыпЯхшы уңышка өмет тотып
Яхшы уңышка өмет тотып

 Безнең эшче төркемебез анда Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан булып, басудагы эшләр барышы белән якыннан танышып кайтты. Бүлекчә управляющие Дамир Мәхмүт улы Вәлиев белән бергә участокларга чыгып, уңган механизаторларның тырыш хезмәтен күзәттек. Иске Ихсан авылы артындагы басуга юл тотканда әңгәмәдәшем бу көнгә күпме эш башкарылуы турында мәгълүмат бирде. Карлар эреп бетүгә үк басуларда дым каплатырга керешкәннәр һәм кыска вакыт эчендә бу мөһим агротехник алымны 1890 гектарда башкарып чыгарга өлгергәннәр. Җиргә керә алу белән үк уҗым культуралары урнаштырылган мәйданнарны тырматырга, үсентеләрне минераль ашламалар белән тукландырырга керешкәннәр. Тырма- туны 290 гектарда башкарып чыксалар, 715 гектарда көздән чәчелгән басуларга минераль ашлама кертелгән. Берьюлы 232 гектарда чәчелгән күпьеллык үләннәргә дә туклыклы матдәләр сибелгән. Шикәр чөгшендере чәчеләсе 480 гектар мәйданга да алдан чәчкеч агрегатлар белән минераль ашлама кертеп куйганнар. Без килгән көнгә 625 гектарда берьеллы үләннәр, 450 гектарда көнбагыш, 261 гектарда сабанатлык бодае урнаштырылган, башка культураларны да чәчүгә тотынганнар иде. “Джон Дир” чәчкеч комплексларында тәҗрибәле механизатиорлар Фирзант Даутов белән Илдар Сафиуллинның эшләвен сокланып күзәттек. Дамир Мәхмүт улы белдерүенчә, үзләренә беркетелгән техниканы тиешенчә карап-көйләп, чәчүне оптималь вакыт эчендә югары сыйфатлы башкарып чыгар өчен ныклы әзерләнгәннәр. Чәчү орлыгын һәм минераль ашламаны да тиешле вакытында китереп торулары эшне тагын да тизләтә генә. Булдыклы водительләр – “КамАЗ”- ын һәрчак көйле йөртүче Владимир Токунов белән “МАЗ” үзбушаткычында өзеклекләргә юл куймаска тырышучы Илгиз Шакирҗановны да бүлекчә управляющие тик мактап кына телгә алды. Ул арада басудагы ир-егетләргә төшке аш китереп җиткерделәр, ә без сәфәребезне Яңа Ихсан якларына таба дәвам иттек. Тирә-ягы бызда яхшылап эшкәртелгән, инде күпчелеге чәчеп тә чыгылган җирләр озатып кала. Аерым урыннарда яшел үсентеләрнең борын төртүен дә мул уңышка юрадык. Каршыга Иске Бәшир товарлыклы-сөтчелек фермасыннан парга калдырылган җирләргә сыек тирес чыгаручы “Беларусь” тракторы киеп чыкты. Быел пар җирләре 1060 гектар калдырылган, анда уҗым ашлыгы чәчәчәкләр. Яңа Ихсанның төньяк-көнчыгыш өлешендәге басуда тагын ике “Джон Дир” чәчкеч комплексы чираттагы басуда эшләрне тәмамлау алдында иде. Якындарак эшләгән Радамил Хәбировны бер генә минутка эшеннән бүлеп, фоторәсемгә төшереп алдык, арырак эшләгәне – Кушнаренко районы Толбазы авылы кешесе (филиалның бер участогы шул төбәктә урнашканлыктан, андагы хезмәткәрләр белән бергәләп комплекслы эшлиләр) ипле генә итеп фоторәсемгә төшүдән баш тартты. Без узган участокларның һәр кайсында эшнең сыйфатлы башкарылуы күзгә ташланып тора. Филиал директоры Алмаз Мәмдух улы Йосыпов та чәчү барышын да, терлекчелек тармагындагы эшләрне дә даими контрольдә тота. Сәфәребез ахырында аны басуга юнәлгән җирдә тап иттек. –Егетләребез һәркайсы сыната торганнардан түгел: үзләреннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, булсынга дип җиң сызганганнар. Чәчүне тиешле вакытында башкарып чыгарбыз, дип ныклы ышандыра алам, – диде ул. Моның шулай икәнлегенә үз күзләребез белән күреп инандык инде. Игенчеләргә уңышлар юлдаш булсын, дип телибез. Тырышлыклары көзен бураларга мул кайтарылган ашлык белән аклансын.

Яхшы уңышка өмет тотып
Яхшы уңышка өмет тотып
Яхшы уңышка өмет тотып
Яхшы уңышка өмет тотып
Яхшы уңышка өмет тотып
Яхшы уңышка өмет тотып
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас