ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
12 Май 2023, 10:55

"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"

Районда яугирләргә маскировка челтәрләрен үрү эше актив бара. Бу изге эштән авыл биләмәләре дә читтә калмады.

"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим""Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"


Районыбызда маскировка челтәрләрен үрү эше сигез мәйданчыкта оештырылды. Юмаш, Яңа Бирде, Тозлыкуш, Яңа Балтач, Калмашбаш авыллары, Чакмагыш беренче урта мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабында якташларыбыз язмышына битараф булмаган киң күңелле райондашларыбыз тырыш хезмәт сала.
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – яугир якташларыбыз исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын", – ди изге күңелле райондашларыбыз.
Бүгенге көндә авыл клубларында эш кайный. Авыл активистлары төркемнәргә бүленеп, маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрен саклап кала.
Маскировка челтәре үрү – җиңел эш түгел. Ул беренче каттан килеп тә чыкмаска мөмкин. Кайакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле чакмагышлылар интернет челтәреннән карап өйрәнә, хәзер инде тәҗрибә туплап өлгерделәр, эшләре көйләнеп китте.
Ярдәмгә килүчеләрнең туганнары, танышлары махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итә. Өлешчә мобилизация башлану белән бик күп якташ егетләребез үз теләкләре белән анда юл тоттылар.
Илебез язмышына битараф булмаган райондашларның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез.

"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"
"Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим"
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас