ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 Май 2023, 11:30

Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга

Бүген район үзәк дәваханәсендә районның сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре, озак еллар район дәваханәсендә намуслы хезмәт салган ветераннар белән күркәм очрашу үткәрелде.

Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйгаШатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга

 Бу алар өчен шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга булды. Чарада 70 тән артык кеше катнашты.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова районыбызның сәламәтлек саклау системасы ветераннарын Халыкара шәфкать туташлары көне белән котлады, аларга һөнәри осталыклары, озак еллар фидакарь хезмәтләре, уңай тәҗрибәләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Чәй табыны артында элеккеге һәм бүгенге табибларның сөйләшер өчен уртак темалары күп булды. Очрашу һәркемгә уңай эмоцияләр бүләк итте.

Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйга
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас