ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 Май 2023, 11:05

Ял һәм бәйрәмнәр турында

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы хәбәр итүенчә 2023 елның июнендә Башкортстан Республикасында,  Русия көнен бәйрәм итүдән тыш, җәйнең беренче аенда Корбан бәйрәме үткәрелә, ул бездә ял көне дип игълан ителгән. Русия көне дүшәмбегә туры килү сәбәпле русиялеләр өч көн –  шимбә  10 июньнән башлап дүшәмбе 12 июньгә кадәр ял итәчәк. Әмма 10 июньдә эш көне кыскартылмаячак.

Ял һәм бәйрәмнәр турындаЯл һәм бәйрәмнәр турында
Ял һәм бәйрәмнәр турында

 

         28 июньдә Корбан бәйрәме чәршәмбегә туры килгәнлектән, Башкортстан халкы бер көн генә ял итәчәк. “Хезмәт законнары буенча төп еллык  яки еллык өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә,  эшләми торган бәйрәм көне календарь ял көннәре санына кертелми” – дип өстәделәр Хезмәт министрлыгында. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә,  2023 елда башкортстанлыларны   121 ял һәм бәйрәм көннәре көтә.

 

Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас