ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 Май 2023, 11:25

Гаилә – ныклы терәк ул

Матур кояшлы бәйрәм иртәсе – Халыкара гаилә көне мәдәният йортында чагу тантана белән башланды.

Гаилә – ныклы терәк улГаилә – ныклы терәк ул
Гаилә – ныклы терәк ул

 Бу бәйрәм күңелләргә аклык-сафлык өсти. Гаилә – бәхет ачкычы, диләр. Агачлар, кошлар, җанварлар, башка тереклек ияләре кебек, кешеләр дә парлы яратылган. Тулы, парлы гаиләдә без үз-үзебезне ышанычлы, терәк-таянычлы итеп тоябыз. Бу тормышта бер-береңә кирәк булып яшәүгә җитәме соң?! Чараны алып баручы Гөлназ Флүр кызы Сәлимова мәдәният өлкәсендә дә, гаилә дә бергә хезмәт итеп, матур тормыш көтүләре белән үрнәк булган гаиләләрне сәламләде. Әйе, һәр өлкәдә дә андый парлар шактый күп. Аларга карап сокланасың гына.
Тормыш юлы, бер карасаң, катлаулы, бормалы, сынаулар белән тулы. Ул юлларны үткәндә янәшәңдә пар канатың,фикердәшең булу мөһим. Гаилә учагының җылысына сыенып, аннан көч-дәрт алып яшәгәндә генә без зур уңышларга ирешеп, алга куйган максатларны яулый алабыз. Зур дәрәҗәләргә ирешүче матур, үрнәкле парлар – Имәнлекулдан Илдар һәм Эльза Камаловлар, Каразиректән Радик һәм Розалия Гафаровлар, Үрнәк авылыннан Илдар һәм Роза Габделисламовлар, Сыйрышбаштан Илфат һәм Светлана Локмановлар, Чакмагыштан Дамир һәм Гөлсинә Фәйзуллиннар бүген бәйрәм хуҗалары булды.
“Матур була һәр көн җир йөзе нурга чумса,
Мәхәббәтнең сайрар кошы йөрәккә кунса.
Яшәсәң икән сайрашып, сөешеп кенә ,
Сөйгәнеңнән гомер буе сөелеп кенә,” – дигән матур шигырь юллары астында Гөлназ Сәлимова “Сөю язы” җыры белән бәйрәм түренә Ревинер Гобәевны чакырды. Артабан шушы истәлекле бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен җиткереп мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева чыгыш ясады. “ Халыкара гаилә көнендә гаиләләрегезгә тазалык, исәнлек, муллык телим. Бер-берегезгә киләчәктә дә олы таяныч, терәк булып, озын-парлы гомер кичереп яшәргә язсын. Балалар шатлыгында, оныклар сөенече күреп яшәгез,” – дип теләкләрен җиткереп, чәчәк гөлләмәләре белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чыннан да, гаилә ул исәп-хисапсыз хезмәт. Гомер юлыннан бер-береңне аңлап, ярдәм итеп, кирәк вакытта юл куеп яшәүче гаиләләр бик күпләребездә соклану уята. Чөнки ике гаиләдән кушылган кешеләргә бер-берләренең гадәтләренә өйрәнеп, бер-берләрен кабул итеп, үз гаиләләрендә үз тәртипләрен булдырып яшәүләре зур түземлелек таләп итә. Шундый түземлеләр генә гаилә дигән дәүләтне таркатмый яши ала да.
Алар турында ныграк белү өчентантана геройларының парлы гомер серләренең асылына төшендек. Аларның кайсылары бер авылда бергә уйнап үсеп парлашкан, кемнәрдер студент чакларында танышып, беренче күрүдән үк гашыйк булып, матур тормыш корган, кайсыларын таныштырганнар, кемдер өлкән классларда күченеп кайту сәбәпле үзләренең парын тапкан. Күпләребезне үзләренең танышу тарихын хәтерендә яңарткандыр, ә менә шушы матур тарихны рәхмәтле искә ала белүчеләребез бар микән? Аларның күзләрендәге шул элеккечә ярату, үзара хөрмәт, ягымлы күз карашы, җылы мөнәсәбәт аларның бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен күрсәтә. Эльвира Федорова башкаруындагы җыр, нәкъ менә шул яшьлек хисләрен хәтерләтте дә инде. Бу гаиләләрдә ныклы үзара аңлашу, ир-ат, хатын-кыз эшенә бүлешү бөтенләй юк, ир –баш, хатын-кыз муен дигән термин да бу гаиләлргә хас түгел. Монда бары да бертигез, дөнья йөге дә тигез тартыла. Гөлназ Сәлимова белән Рузил Гафаров башкаруындагы “Җырым бул син” җыры нәкъ менә шушы хөрмәтле күнакларның гаилә девизына туры килә.
Галәмдә кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз тормыш сукмагы, үз юлы бар. Әмма бер төшенчә генә уртак: җир йөзенә без яратырга-яратылырга, парлап оя корырга, очарга, бәхетебезне табарга килгәнбез.
“Тормыш юллары, һай, борма-борма,–
Кирәк ышанычлы пар канат.
Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын.
Күңелләрдә ярсып, шаулап аксын,
Аккошлардай бер-береңне ярат”, – дигән шигырь юллары белән Айсылу Такыянузова “Бәхетегезне тоеп яшәгез” җырын бүләк итте.
Гаилә бәхете – ил бәхете, ди халык. Бу инде бәхетле гаилә – ил абруе, дигән сүз. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра, ул – уртак бәхет. Киләчәккә нигез гаиләдә салына. Гаилә – һәр кешенең таянычы, көче, сөенече дә. Һәр гаиләгә пар канатлы булып яшәүләрен, мәхәббәт һәм бәхет теләп, Айсылу Такыянузова “Тулы бәхетем бул син” җырын юллады.
“Сокланырлык итеп яшәгез сез җирдә,
Борчу йөрсен сездән еракта,
Ходай биргән бәхетләрне саклап,
Кадерләрен белеп тормышта.
Тик уңышлар гына юлдаш булсын,
Саулыгыгыз булсын корычтан.
Яшәгез сез шатлык-куанычта,
Тәм-ямь табып шушы тормыштан”.
Бәхетле, тигез булыгыз. Гаиләләрегез киләчәктә яшь буынга да үрнәк булсын.

Гаилә – ныклы терәк ул
Гаилә – ныклы терәк ул
Гаилә – ныклы терәк ул
Гаилә – ныклы терәк ул
Гаилә – ныклы терәк ул
Гаилә – ныклы терәк ул
Гаилә – ныклы терәк ул
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас