Үсеп килүче яшь буынны кече яшьтән үк дәүләтебезнең данлы тарихы, аның истәлекле урыннары белән таныштыру, балаларда үз халкыбыз белән горурлык, Бөек Җиңүне яулаган ветераннарга карата хөрмәт-ихтирам тойгыларын, сугышларның яңадан кабатлануын булдырмау омтылышын тәрбияләү максатлары белән район үзәгенең “Кояшкай” балалар бакчасында партиотик юнәлештәге байтак чаралар үткәрелә. Илебезнең барлык төбәкләрендә 9 май алдыннан үткән тантаналарга кушылып, бу бакчаның “Тамчыкайлар” (“Капельки”) төркемендә дә тәрбияви яктан әһәмиятле булган бәйрәм чарасы үтте. Тәрбияче А.Р.Зөбәерова төркемгә йөрүче малайлар-кызлар белән “Әниләр озата улларын” һәм “Башкорт яугирләре каһарманлыгына багышлана” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композицияләр әзерләде.