

Малчылык – район авыл хуҗалыгының мөһим тармакларының берсе. Шушы көннәрдә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында район хуҗалыкларының ясалма орлыкландыру операторлары, зоотехниклар, селекция-нәсел эшчәнлеге хезмәткәрләре, ветеринар белгечләр техник орлыкландыручы операторларының уку-семинарына җыелды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте директоры Руслан Нәфыйк улы Казыйханов, нәсел эше буенча “Башкирское” акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Вадим Викторович Горяев, әлеге җәмгыятьнең баш фәнни хезмәткәре Рөстәм Вәгыйзь улы Биккинин, региональ-мәгълүмати селекцияләү үзәге белгече Илдар Миңнегали улы Фәттахов һәм башка белгечләр катнашты.
Семинар барышында белгечләр ясалма орлыкландыру буенча фикер алыштылар, практикада башкарылучы эшләр белән таныштылыр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенә караганда, район хуҗалыкларында ясалма орлыкландыру буенча шактый гына эшлисе бар әле. Семинарда катнашаучылар ясалма орлыкландыру куллануның нәтиҗәле якларын, югары продуктлы үрчем бирү мөмкинлеген карадылар. Шулай ук ясалма орлыкландыруны җәелдерү туберкулёз, лейкоз һәм башка начар авыруларны булдырмый калу өчен дә җирлек икәнлеге әйтеп кителде. Ясалма орлыкландыру технологлары малларны фән кушканча аталандыруның серләренә төшенде. Токымчылык эшчәнлеге буенча “Башкирское” акционерлар җәмгыяте белгечләре эш тәртибенә төшендерделәр, бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Авыл хуҗалыгы белгечләре үзләрен кызыксындырган шактый сорауларга җавап тапты.
Укыту программасы бик бай булды. Анда катнашучылар шактый теоретик һәм гамәли мәгълүмат алды, махсус стендта ректаль тикшеренү нечкәлекләрен өйрәнде. “Ит һәм сөт җитештерү орлыкландырудан башлануын аңларга кирәк”, – дип билгеләп үтте тәҗрибәле белгечләр. Вадим Викторович Горяев белән Рөстәм Вәгыйзь улы Биккинин, район ясалма орлыкландыру операторлары белән берлектә аталандыру технологиясе турында әңгәмә корды, көтүне үрчетү буенча эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында тәҗрибә уртаклашты.