ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 Май 2023, 07:05

Сәгатьләрне, минутларны санадык

«Ялга кайталар, дип хәбәр алгач та, сәгатьләрне, минутларны санадык”, – ди күз яшьләрен сөртә-сөртә шушы көннәрдә ике атналык ялга кайткан Айнурның (исеме үзгәртелде) якыннары.

Сәгатьләрне, минутларны санадыкСәгатьләрне, минутларны санадык
Сәгатьләрне, минутларны санадык


Махсус хәрби операциядән ялга кайтучы якташыбызны бөтен авыл (Үрнәк авылы) белән каршы алдылар. Аблай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре шатлыклы хәбәр уңаеннан, клубта күңеле чара оештырды. Киләсе ике атна вакытны Айнур (исеме үзгәртелде) туганнары, якыннары янәшәсендә үткәрәчәк. “Моңардан да олы бәхет юктыр”, – ди ул шатлыгын яшермиче.
Әйтеп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү гаять зур һәм җиңел булмаган вазифа, шунлыктан, анда катнашучыларга ярты елга бер тапкыр 14 көнлек ял бирергә кирәк дигән карарны РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаганда әйткән иде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас