ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
16 Май 2023, 06:50

Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!

Бүген районыбызда яшәүче күпбалалы өч гаилә өчен шатлыклы мизгелләр булды: аларга тантаналы төстә бер тапкыр бирелә торган акчалата сертификат тапшырылды.

Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!
Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!


Бүгенге заманда гаиләдә күп бала тәрбияләп, аларны аякка бастыру өчен ата-анадан көч тә, финанс мөмкинлекләре дә таләп ителә. Әле ярый, дәүләт ярдәм кулы суза. Хәзерге вакытта биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр торак шартларын яхшырта алалар, шәһәр һәм районда яшәүче, торак фондында чиратта булган гаиләләр җир участогы урынына 250 мең сум күләмендә сертификат алу мөмкинлегенә ия.
“Күптән түгел генә хәбәр иттеләр. Ышанырга да, ышанмаска да белмибез. Дулкынлану да, шатлану да бар”, – ди Имәнлекул авылыннан Ширәевлар гаиләсе. Альбина Галләметдин кызы белән Илдар Радик улы гаиләдә өч бала тәрбияли. Җир участогы алу өчен чиратка 2017 елда баскан булганнар. “Алла боерса, 19 майда игезәк балаларыбыз Ленар, Эльнараның туган көне. Бу аларга зур бүләк булды. Сертификат тапшырган муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалевка зур рәхмәт. Яшь гаиләләргә шуны әйтәсе килә: ышаныгыз, өметегезне югалтмагыз. Бер көн хыяллырыгыз тормышка ашачак, барлык теләкләрегез кабул булачак!”– ди Альбина Галләметдин кызы.
Үрнәк авылында гомер итүче Эльмира белән Урал Киреевлар да өч бала тәрбияләп үстерәләр. Җир алу буенча чиратка алар 2019 елда баскан булган. Эльмира Ирек кызы белән Урал Фәнсәф улының да шатлыклары эченә сыймый: акчалата сертификат алуларына алар куанып туялмый.
Аблай авылында яшәүче Дина Рәмил кызы Кувандыйкова өчен дә бүген иң шатлыклы көннәрнең берсе. “Сабырлык төбе – сары алтын”, – ди ул. 2019 елда чиратка баскан күпбалалы ана, ниһаять, бу шатлыклы көнне көтеп ала.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сертификатларны тапшырганда, күп бала тәрбияләүче гаиләләргә рәхмәтен әйтте, киләчәктә шатлык-бәхеткә төнереп яшәүләрен теләде. Аннары, хакимият башлыгы күпбалалы гаиләләр белән бер өстәл артына утырып, аларны борчыган мәсьәләләр белән танышты, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Әйтеп үтәргә кирәк, быел тагын шундый ике сертификат тапшырылуы күз уңында тотыла. Былтыр ул ике гаиләгә бәхет өләшкән булган.

Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!
Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!
Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!
Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!
Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!
Ышанырга да, ышанмаска да белмибез!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас