ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 Май 2023, 04:35

Намуслы хезмәте белән абруйлы

Якташыбыз – хәрби хезмәттә

Намуслы хезмәте белән абруйлыНамуслы хезмәте белән абруйлы
Намуслы хезмәте белән абруйлы

Тозлыкуш авылында гомер кичерүче Әрдисламовлар тырышлыклары, күркәм гаилә тормышлары белән күпкә үрнәк. Гаилә башлыгы Расих Рәфил улы – киң профильле механизатор, тәүдә туган “Алга” кооператив-колхозында хезмәт салды, соңгы берничә елда “Үзәк” машина-технология станциясенең районыбыздагы филиалында булдыклы хезмәткәрләрдән исәпләнә. Тормыш иптәше Эльвира Мөдәрис кызы – район үзәгендәге 4 санлы “Әкият” балалар Якташыбыз – хәрби хезмәттә бакчасында кече тәрбияче, сабыйларның да, әти-әниләренең дә ихтирамын яулаган белгеч, коллегалары арасында да мактаулы үзе. Шушы күркәм гаиләдә ике бала үсте. Өлкәннәре Илназ мәктәптә дә тырышып укуы белән аерылды, җәмәгать тормышында да активлыгы күзгә ташланып торды. Дүртөйле күппрофильле техникумында нефть һәм газ чыганакларын үзләштерүче һөнәренә ия булып, узган елның җәендә хәрби хезмәткә алынды. Ул шулай ук югары уку йортына да документларын тапшырды инде. Кече яшьтән үк хезмәттә чыныккан, авырлыкларны кыю җиңәргә сәләтле Илназ хәрби хезмәтенең беренче көннәреннән үк үзен Ватаныбызның тугры сакчысы, хәрби һөнәрне тирәнтен үзләштерүче итеп танытты. Иптәшләре һәм часть командованиесе арасында да зур ихтирамга ия булуын әни-әтисе исеменә килгән Рәхмәт хатлары да, Илназга часть командованиесе тарафыннан бирелгән грамоталар да дәлилли. Әле күптән түгел генә Әрдисламовлар гаиләсенә тагын бер сөенечле хат килеп төште. Анда булдыклы якташыбызның гаскәри бурычларын өлгеле үтәве, инициативалылыгы, зур тырышлыгы өчен чираттагы грамота белән бүләкләнүе хәбәр ителгән һәм әти-әнисенә илебез өчен лаеклы ул үстерүләре өчен рәхмәт белдерелгән. “Хөрмәтле Расих Рәфил улы һәм Эльвира Мөдәрис кызы, – дие-лә часть командиры кул куйган ул хатта. –Улыгыз ефрейтор Илназ Расих улы Әрдисламовны яхшы тәрбия биреп үстерүегез өчен сезгә часть командованиесе ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә. Безнең гаскәри частьтә хезмәтенең тәүге көннәреннән үк Илназ үзен тик уңай яктан гына күрсәтте. Куелган хәрби бурычларны намуслы үтәве белән беррәттән ул хезмәттәшләре өчен бар яклап та үрнәк булып тора. Өлгеле хезмәте белән ул ата-бабаларының лаеклы эшен дәвам итә, инициативалылыгы белән аерылып тора. Гаскәри частьнең җәмәгать тормышында да, мәдәни-ял чараларында да ул активлык күрсәтә. Сез улыгыз белән хаклы горурлана аласыз. Тырыш хезмәте белән ул үзенә дә ихтирамлы караш яулады, тәрбияләп үстергән әти-әнисенең йөзенә дә тап төшерми. Шундый лаеклы ул үстергәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Часть командиры вазыйфасын башкаручы подполковник А. Балабаев”. Якташыбыз Илназ Расих улы Әрдисламовның уңышларына без дә ихлас шатбыз һәм аның хәрби хезмәтен тәмамлап, тиздән өенә әйләнеп какйтуын көтеп калабыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас