

Сыйфатлы юллар – хәвефсезлек нигезе дә. Район үзәгендә генә түгел, авыл биләмәләре җирлегендә дә юллар ел әйләнәсенә төзекләндерелеп тора, өслекләренә вак таш һәм башка материаллар түшәлә. Кыскасы, эшнең бер минутка да тукталып торганы юк.
Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Юл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Артём Шахмалов район җирлегендә ремонт таләп ителгән юллар белән тынышты.
Ведомство вәкилләре, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев озатуында район җирлегендәге юлларга ремонт таләп ителгән участокларда булдылар. Юллар торышы – халыкка фикер алышыр өчен төп темаларның берсе, диярлек. Районыбызда аларның торышы белән канәгать булмаучылар да юк түгел. Ләкин барлык юлларны да бер көн эчендә генә тәртипкә китерү мөмкин түгел. Моның өчен вакыт, көч һәм финанслау таләп ителә.
Бүгенге көндә районыбызның юл хезмәткәрләре Чакмагыш – Бүздәк юнәлешендәге юлда 2200 км озынлыкта асфальт сала. Чакмагышны урау юлында өске тузган асфальт катламнарын тергезү буенча эш кайный. Еегетләр шулай ук Чакмагыш – Дүртөйле юл өслегендә чатнаулы урыннар барлыка килүне бетерү буенча ныклы эшчәнлек алып баралар.
Башкортстан Республикасының Юл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Артём Шахмалов авыллар арасындагы ремонт таләп ителгән юллар торышын да карады. Авария хәлендә булган күперләр игътибар үзәгендә булды. Районнарны тоташтыра торган юлларның төзек булуы бик әһәмиятле. Аларның торышы яхшы булса, халык та канәгать булыр иде. Юлларга җитди ремонт таләп ителгән участокларга ведомство вәкилләре ныклы игътибар итте. Муниципаь район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән алар киләчәк эш планын раслады, төзекләндерү эшләрен билгеләп үтте.
Юлларны төзекләндерүдә соңгы елларда республикада һәм районыбызда актив тормышка ашырылган программа-проектлар да ярдәмгә килә. Бу, әлбәттә, куандыра. Бераз сабыр итсәк, районыбыз юллары тигезләнеп, тәртипкә салынып бетәр.