ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 Май 2023, 06:35

Беренче мәктәп – бүләкләнүчеләр арасында

Биредә патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге югары дәрәҗәгә куелган

Беренче мәктәп – бүләкләнүчеләр арасындаБеренче мәктәп – бүләкләнүчеләр арасында
Беренче мәктәп – бүләкләнүчеләр арасында

Күптән түгел Башкортстан Республикасы мәгариф системасының иң яхшы хезмәткәрләренә һәм укытучы-остазларына төбәк Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары И.Х.Сәгыйтовның Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Чара Уфадагы “Торатау” Конгресс-Холлында үтте.
Бүләкләү тантанасына якташыбыз – Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов та чакырылды. Ирек Хәйривара улы аңа мәктәпнең Башкортстан балалары һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә керткән зур өлеше, “Үлемсез полк” акциясендә, укучыларның Ю.А.Гагарин исемендәге, Бөек Ватан тарихы буенча “Мин хәтерлим. Мин горурланам” республика олимпиадаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78-нче елын билгеләүгә багышланган башка белем бирү-патриотик проектларында актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. “Безнең мәктәпнең барлык укытучылары да балаларда туган илгә, аның традицияләренә мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Бу юнәлештә Ватаныбыз тарихы һәйкәлләренә, кече Ватаныбыз, туган район, авыл һәм мәктәп тарихына хөрмәт хисләре тәрбияләү аерым урын алып тора”, – дип билгеләде Алмаз Рамил улы.

Беренче мәктәп – бүләкләнүчеләр арасында
Беренче мәктәп – бүләкләнүчеләр арасында
Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас