

Бик күпләр үз теләкләре белән дә юлланды. Аерым хезмәт вакыты үтүгә каһарман якташларыбыз кыска вакытлы ялга кайта башладылар. Шушы көннәрдә гаиләсе янына кайткан бу якташыбызның әнисе белән әңгәмәләштек.
Ләйлә апа(исеме үзгәртелде), сезне, беренчедән, шушы сөенечле мизгелегез белән котлыйбыз. Шундый батыр, кыю ул үстергәнсез.
– Исламның(исеме үзгәртелде) уңай сыйфатларын әйтегез әле.
Бәләкәйдән үк үткер, тапкыр, шаян, тырыш булды улым. Күрше-күләнгә, олысы-кечесенә гел ярдәмләшеп, тырышлык белән үсте. Кайда йөрмәсен, нинди кешеләр арасында гына булмасын, үзенә бик тиз арада иптәшләр таба. Мобилизацияләнгәннәр арасында да үзенә яңа дуслар тапкан, бер кечкенә гаилә кебек яшәргә өйрәнгәннәр. Ялга кайтыр алдыннан иптәшләре: “Ислам, син кайткач, кире килмисеңме инде?” – дип калганнар. “Нишләп килмим инде, егетләр, сез минем икенче гаиләм,” – дигән Ислам. “Әни, мин аларны ташламыйм,” – дип бер генә әйтте.
Сез аның белән еш хәбәрләшеп тордыгызмы
Мөмкинлеге булганда шалтыратып торды. Килен белән хәбәрләшсә, ул миңа да җиткереп барды. Исән-сау икәнлеген белү дә – минем өчен зур сөенеч инде.
Улыгыз хәрби хезмәт турында ниниди фикердә?
“Бер кечкенә гаилә булып беттек, шулкадәр дуслашканбыз. Хәтта аларны калдырып, ялга кайтып китүе дә кыен булды”, – диде. “Әни, Русия көчле, без җиңәчәкбез,” – ди.
Аның ялга кайтуын ишетү сездә нинди тәэсир тудырды?
Сөенечемнән ни эшләргә дә белми калдым башта. Яраткан ризыкларын әзерләргәме, әллә башка ят ризык белән сөендерергәме улымны? Ябыкты микән, балакаем, очрашу ничек булыр? Йөз төрле сораулар.... Аллага шөкер, кайтып җитте балам. Кире китүен уйлыйсым да килми. Бүгенге көн белән рәхәтләнеп ләззәтләнеп, улыма, гаиләсенә карап сөенеп яшим.
Ләйлә апа, нинди теләкләрегез бар?
Халкыбыз тыныч яшәсен. Дөнья тыныч булсын, өлкәннәргә яңадан сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде. Балалар ятим калмасын,әти-әниләр бала кайгылары кичермәсен, хатын-кызлар тол калмасын, димен. Әңгәмәбезне тәмамлап, шуны әйтәсе килә: бөек дәүләтебез Җиңү яуласын, үзенең көчлелеген тагын да бер дәлилләсен. Ә без үз чиратыбызда моңа ныклы ышанабыз.
фотосурәт интернет киңлекләреннән алынды.