

Татар теленә ул “Тырыш” дип тәрҗемә ителә” – филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортсан Республикасы Ңурналистлар берләшмәсе әгъзасы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинованың беренче укытучысы Элеонора Шамил кызы Фәйзуллина чыгышын шушы сүзләр белән башлады. “Нәфисәнең туган якларына әйләнеп кайтып, төпләнеп, шушындый киез әвәләү үзәге ачуга ирешүе минем өчен зур куаныч”, – диде ул. Ә хәзер бу турыда – тулырак. Бу алсуланып торган алмалар, күпереп торган камыр ашларын да тәмләп карыйсы килә. Ләкин алар – киездән әвәләләнеп эшләнгән. Күпме көч һәм вакыт, күңел салынып эшләнгән күз явын алырлык иҗат эшләренең барысы да – Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова башлангычында. Аның тормыш һәм иҗат юлы турында гәзитебез битләрендә язып чыккан идек инде. Шушы көннәрдә районыбызның Тарихи һәм туган якны өйрәнү музеенда урнашкан “Чакматаш” галереясында киез әвәләү үзәге ачылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлзия Сабир кызы Ситдикова катнашты. Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова киез әвәләү серләрен яхшы белә һәм гадәти булмаган композицияләр иҗат итә. Аның кул эшләре кабатланмас стиле белән аерылып тора. Останың төрле иҗат җимешләре бихисап. Алар хәзер районыбызның Тарихи һәм туган якны өйрәнү музеенда киез әвәләү үзәген бизәп тора. “Чакматаш” картиналар галереясында шушындый күркәм чараларны даими оештырып тору мөһим, дип әйтеп үткән идем инде. Минем тәкъдимне кабул иткәнегезгә бик шатмын. Киләчәктә дә шушы иҗат иле яңа сәнгать җимешләре белән тулыландырып торсын, без, үз чиратыбызда, кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырбыз”, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев. Нәфисә Рабис кызы Гыльметдиновага ул милли традицияләрне саклауда һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Нәфисә Рабис кызы шулай ук “Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсында катнашып, милли гаилә кыйммәтләрен саклап калуга шәхси өлешен керткәне өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Кунаклар күргәзмәдә урнаштырылган киез әвәләү иҗаты эшләре белән танышты. Алар шулай ук бу җиңел булмаган процессны үз күзләре белән күрде. Туку станогы артында – Балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Кунаклар белән әңгәмәләшкән вакытта алар киез әвәләү серләре белән уртаклашты, бу иҗат төренә гашыйк булулары аларның йөзенә чыккан иде. Чараны Балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында күркәм концерт номерлары бизәде. Районыбызда тагын бер иҗат үзәге ачылу – зур сөенеч. Ул киләчәктә яңа сәнгать эшләре белән тулыланып торсын. Кулларыннан гөл тамган Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинованың иҗат чишмәләре бер дә саекмасын!