ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 Май 2023, 05:25

Алда инде – дәүләт имтиханы

Укучылар гына түгел, ата-аналар, укытучылар өчен дә зур сынау чоры җитә

Алда инде – дәүләт имтиханыАлда инде – дәүләт имтиханы
Алда инде – дәүләт имтиханы

Озакламый чыгарылыш укучылары өчен үтә дә җаваплы чор – Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру чоры җитә. Имтиханнар инде борын төбендә, дисәк тә була. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру – укучылар гына түгел, ата-аналар, укытучылар алдында торган зур сынау ул.
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Бердәм дәүләт имтиханнырын тапшыру мәсьәләләре буенча гомум район ата-аналар җыелышы үтте. Анда Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру бүлеге начальнигы Айгөл Фәтыйх кызы Бәйрәмголова, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар катнашты.
“Уку елы тиздән тәмамлана. Алда укучыларны иң мөһим чор көтә – алдыбызда Бердәм дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе тора”, – диде үз чыгышынды район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова. – Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру – безнең уртак бурычыбыз. Бу мәсьәләдә гаилә дә, мәгариф системасы да бердәм булып, зур җаваплылык белән эш итәргә тиеш”.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру бүлеге начальнигы Айгөл Фәтыйх кызы Бәйрәмголова БДИны оештыру һәм үткәрү процедурасы буенча эчтәлекле һәм җентекле чыгыш ясады. Ул югары уку йортларына максатлы кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләде, математика һәм рус теле кебек фәннәр буенча сынау имтиханнары нәтиҗәләрен чыгарды. Әлеге фәннәр буенча нәтиҗәләр уйланырлык. Узган елны дәүләт йомгаклау аттестациясендә 114 чыгарылыш укучысы катнашкан. Математика фәне буенча Бердәм дәүләт имтиханын 4 укучы тапшыралмаган, 32 укучы уртача 80 балл җыйган. Гимназиянең чыгарылыш укучысы Айгөл Гомәрова рус теленнән 100 балл җыюга ирешкән.
Чыгарылыш имтиханнарының нәтиҗәләре балалар өчен дә, ата-аналар, педагоглар өчен дә аерым әһәмияткә ия. Бу чорда яшүсмерләр педагогларның, туганнарның һәм якыннарның эмоциональ ярдәменә мохтаҗ. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру – укучылар гына түгел, ата-аналар, укытучылар алдында торган зур сынау ул. “Бердәм дәүләт имтиханнары баланың киләчәген хәл итә. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларын бу чарага ныклап әзерләргә кирәк. Имтихан кабул итү залына кергәч, укучы югалып кала, фикрен туплый алмый. Шуны истә тотып, һәр укучыга әхлакый ярдәм күрсәтү мөһим”, – диде Айгөл Фәтыйх кызы Бәйрәмголова. Ул тагын бер тапкыр имтихан нәтиҗәләренә анализ ясады, стресслардан чыгу юлларын аңлатты, ата-аналарның сорауларына җавап бирде.


БДИны тапшырганда предметларны дөрес сайлау бик мөһим. Бала, чыннан да, имтиханнан уңай нәтиҗә алу өчен шактый белем туплаган предметларны сайларга тиеш.
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү чорында елдагыча хәвефсезлек чараларын тәэмин итү һәм мөмкин булган кагыйдә бозуларга юл куймау мәсьәләләренә тукталып үттеләр. Имтихан үткәрү пунктының барлык аудиторияләрендә дә видеокүзәтү системалары урнаштырылачак. Имтихан барышында видеоязма алып барыла, ул озак вакыт эчендә күзәтелә һәм анализлана. Бу кагыйдәләрне бозу сизелми калмаячак, дигәнне аңлата. Имтихан вакытында үзең белән нинди дә булса элемтә чаралары (фото, видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалар) алып керү катгый тыела. Хокук бозучылар административ хокук бозу турындагы гамәлдәге законнар нигезендә җәзага тарттырыла һәм, кызганычка каршы, аттестатсыз кала.
Быел да, һәр елдагыча, рус теле буенча БДИ йомгаклау иншалары тикшерү вакытында “ясалма интеллект” дип аталган программа, очеркларны сканер аша үткәрә торган автоматлаштырылган технология кулланылачак.

Алда инде – дәүләт имтиханы
Алда инде – дәүләт имтиханы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас