

Чара Гаилә ялы паркы мәйданында гөрләде. Районның 8 гомум урта белем бирү мәктәпләрен тәмамлаган 99 егет һәм кызны анда ихлас котладылар һәм хөрмәтләделәр. Аларга изге теләкләр теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр яңарды. Балның хуҗаларын – чыгарылыш сыйныф укучыларын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина тәбрикләде һәм алдагы тормыш юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләделәр. Мәйдан шау-гөр килеп, анда җыр-моң бик озак күп төрле биюләр яңгырап торды. Мәктәп тәмамлаучыларның күркәм бәйрәме чагу тәэссоратларга бай булсын өчен күп көч салынды. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.