

Эх, мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Соңгы кыңгырау... Шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кем генә кадерләп, сагынып искә алмый икән? Әле кайчан гына чәчәк бәйләмнәре тотып 1 сыйныфка аяк баскан кызлар, малайлар бүген олы тормыш юлы бусагасында торалар. Бүген районыбыз мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу бәйрәм ул. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә ул истә калырлык итеп уздырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, сыйныф җитәкчеләре Эльвина Мансур кызы Гомәрова, Юлия Рамил кызы Сәетова, Флидә Фәнил кызы Галләмова, Зөһрә Рамил кызы Мәгалимова, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты. Мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов укучыларны тәбрикләп: “Алда сезне зур сынаулар көтә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырыгыз, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын”, – диде. Артабан сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев алды. “Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм. Мин үзем дә 36 ел элек яңгыраган соңгы кыңгырау чыңын бүгенгедәй хәтерлим. Мәктәп белән хушлашу, олы тормышка аяк басу – бу иң матур вакытларның берсе. Якты хыяллар, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Сезнең алда – чыгарылыш имтиханнары. Аларны тапшырганда үз-үзегезгә ышану хисе һәм уңышлар телим. Максатларыгызга таба кыю барыгыз, бервакытта да ирешелгәннәрдә тукталмагыз! Сезгә белем биргән укытучыларыгызны, туган мәктәбегезне онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!” – диде ул үз чыгышында. Хакимият башлыгы чыгарылыш укучылары арасында шайбалы хоккей белән актив шөгыльләнүче Арсений Рачук, Әмир Сафиуллин, Илнар Кирәев, Ислам Бабаевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Залиф кызы Балягова чыгарылыш укучыларына иң изге теләкләрен җиткереп, Бөтенрусия мәктәп олимпиадасы җиңүчеләре Азалия Бәдретдинова, Елизавета Васильева, Назгөл Фәтыйхова, Вадим Галиев, Диана Кашапова, Данияр Гайсинга Мактау грамоталары тапшырды. Муниципаль район Советы депутаты Резеда Зәкәрия кызы Ильясова да яңа тормышка тиздән аяк басучы егет-кызларга күңеле түреннән чыккан изге теләкләрен юллады. Башлангыч сыйныф укытучылары исеменнән укучыларны Алёна Викторовна Ганиева котлады, ата-аналарының киңәш-фатыйхасын Олия Рим кызы Гарипова бирде. Укучылары өчен икенче әни булып өлгергән 9”в” сыйныфы җитәкчесе Флидә Фәнил кызы Галләмова укучыларга ак юл, якты биеклекләр теләде. Чыгарылыш укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен Айгөл Хакова җиткерде. Мәктәп белән хушлашу – мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Алда – имтиханнар. Чыгарылыш укучылары кайсы уку йортына керәсен, киләчәктә нинди һөнәр үзләштерәсен сайлаган инде. Чара барышында укучылар яшьлек дәрте, саф хисләр бөркелеп торган вальс биюләре бүләк итте. Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова җитәкчелегендә беренче сыйныф укучылары күркәм чыгыш ясады. Чыгарылыш укучылары үзләрен 11 ел дәвамында яклап, саклап торган остазларына – яраткан сыйныф җитәкчеләренә рәхмәтләрен әйтеп, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Соңгы кыңгырау чыңын яңгырату хокукы 11 “б” сыйныф укучысы Булат Ситдиков белән 1 “в” сыйныф укучысы Сабина Солтановага бирелде. Соңгы кыңгырау бу көнне районыбызның 99 унберенче сыйныф укучысы һәм 310 тугызынчы сыйныф укучысы өчен яңгырады.