ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 Май 2023, 11:55

Зур тормышка кыңгырау чакыра

Шулай традициягә әверелгән инде – Соңгы кыңгырау көнен барыбыз да көтеп алабыз. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучылары. Быел Чакмагыш гимназиясенең 11 сыйныф укучылары өчен дә соңгы кыңгырау чыңлады.

Зур тормышка кыңгырау чакыраЗур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра


11 ел элек балалар бакчасыннан гына килгән самими, ятлаган шигырьләрен сөйләргә чыккан кыюсыз кызлар һәм малайлар гына булсалар, бүген алар зифа каен кебек кызлар, бөркеттәй егетләр булып җиткәннәр. Эчтәлекле һәм мәгънәле бәйрәм чарасын уку йорты директорының укыту һәм тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова ачты һәм алып барды. Бирегә ул иң тәүдә чыгарылыш укучыларын һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Эльвира Дамил кызын һәм Гөлнара Марат кызын бәйрәм түренә чакырды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары астында флагларны Радмир Ваһапов белән Аяз Юлдашев күтәрде.
Шушы бәйрәм белән тантанада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалееев тәбрикләде. Ул үзенең күңелендәге ихлас теләкләрен җиткереп, укучыларга имтиханнарын җиңел тапшырып, теләгән уку йортларына уңышлы керүләрен теләде.

Чара турындагы тулырак мәгълүматны “Игенче” гәзитенең киләсе санында укырга була.

Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Зур тормышка кыңгырау чакыра
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас