

Илфак абыйның җырлары... Аларны тыңлаганда әйтерсең дә шифалы яңгырдан соң күкләр, күңелләр чистарып кала. Беркемне дә кабатламый торган яңгыравык, чыңлап торган тавыш... Дөньяны тагы да нурлырак, тагы да ямьлерәк итүче, йөрәкне җилкендерүче, үзенә чорнап ерак-еракларга алып китүче, кешеләрнең күңеленә яктылык өстәү өчен туган моң иде шул Илфак абыйда. Шуңа күрә дә кыска гына гомере эчендә тиңсез җыр хәзинәсе тудырырга өлгергән якташыбызның җырлары бүген дә үзләренең көч-кодрәтен җуймый, үзе дә шул җырларда безгә моңлы, сүнмәс өмет биреп яшәп килә.
Әйе, халкыбызның олуг җырчысы Илфак Смаковның бакыйлыкка күчүенә быел 30 ел тулса да, аның җырлы, моңлы гомере өзелмәде. Аллага шөкер, аның иҗатына тугры җырчыларыбыз бихисап. Һәм алар, Чакмагышка җыелып, башкару осталыгы буенча көч сынашты.
Аз гына әлеге конкурсның тарихына да тукталып үтик. Беренче тапкыр ул район күләмендә 1994 елда Илфак абыйның яшьлек дусты, яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге беренче республика конкурсы лауреаты Ирек абый Умырбаев инициативасы белән үтә. Оештыру эшләре буенча Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Чакмагыш районындагы бүлеге җитәкчесе Фәридә Газизова, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Зәйнетдинова күп көч сала. Шулай ук 1996, 2013, 2020, 2022 елларда да конкурс югары дәрәҗәдә уза. Быелдан башлап бу иҗат бәйгесе Чакмагыш районының “бренд” чарасы буларак, республика дәрәҗәсендә үтәчәк.
Башкортстанның 17 шәһәр-районыннан килгән җырчыларның чыгышларын хөрмәтле жюри әгъзалары – Русиянең, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәзифә Җәвәт кызы Кадыйрова, Башкортстанның халык артисты, музыкант-виртуоз Гали Мансур улы Алтынбаев, Балалар сәнгать мәктәбе директоры, район башкортлары корылтае җитәкчесе Гөлзия Сабир кызы Ситдикова бәһалады. Күркәм очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Республика Халык иҗаты үзәгенең генераль директоры Салават Илгиз улы Кирәевның да булуы, катнашучыларны сәламләп, изге теләкләр юллаулары бәйгенең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрде.
Жюри тарафыннан иң яхшылар дип табылганнар кичке Гала-концертта катнашу бәхетенә ия булды.
Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, Туймазы районыннан Алия Закирова, Илнур Газизов, Илештән Алик Борханов, Айгөл Хәсәнова, Бакалыдан Рамил Кәлимуллин, Рапат авылыннан Роберт Нәбиуллин, Дүртөйледән Эльза Әхмәдиева, Рөстәм Гәрәев, Аскын районының “Ләйсән” башкорт вокал ансамбле (җитәкчесе – Ризида Галимова) конкурсның финалисты Дипломы белән бүләкләнде. “Иң яхшы концертмейстер”лар дип Чакмагыштан Руден Бәдретдинов һәм Илештән Айвар Миңнегулов табылды.
“Илфак Смаков репертуарындагы җырны иң яхшы башкаручы” номинациясендә җиңүче Кушнарен районыннан Илшат Арсланов җиңү яулады. Халык җырларын башкаручылар арасында Тәтешле районыннан Гөлфинә Илтимеровага тиңнәр булмады. “Сирәк башкарыла торган җыр” номинациясенә Бакалы районыннан Рәмилә Габдрахманова лаек булды. “Тамашачы сөюе” бүләге исә – Туймазы районыннан Факил Латыйпов кулларында!
Коллективлар арасында өченче урынга Архангел районыннан “Тамсылар” башкорт вокал ансамбле (җитәкчесе – Розалия Хәсәнова) чыкты. Икенче урынга Кушнаренко районының “Агыйдел моңнары” квартеты (җитәкчесе – Роза Сабурова) лаек булды. Иглин район мәдәният йортының вокал төркеме (җитәкчесе – Фәһим Токымбәтов) беренчелекне яулады. Фәһим Гайса улы ялгыз башкаручылар арасында да 1нче дәрәҗәле лауреат исеме белән бүләкләнде. Чишмә районыннан Айгөл Газиева 2нче, Яңавыл районыннан Айсылу Дускаева 3нче урынга лаек булды.
Бәйгенең Гран-при иясе итеп якташыбыз, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәүдәт Әхмәтзыя улы Гыйләҗев табылды. Аны чираттагы олы җиңүе белән чын күңелдән тәбриклибез!
Мәшһүр җырчыбыз Илфак Смаковның исемен мәңгеләштерү максатында үткәрелгән республика конкурсы аның үлемсез җырларының берсе – “Юкка түгел, юкка түгелдер”не күмәкләп башкару белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга оештыру комитеты исеменнән чиксез рәхмәт белдерәбез.