

“Үткән елларның якты хәтере” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә байкау ясау – шул чараларның берсе. Аның барышында китапханәче А.М.Садыйкова укучыларга сугыш темасының нәфис әдәбиятта һәр заманда да көнүзәк булып калуы турында сөйләде.
Вакыт үткән саен фаҗигале еллар бездән ераклаша, әмма алар турындагы хәтер-истәлекләрнең, илебез тарихының елъязмачылары булган әдәби әсәрләрнең кыйммәте арта гына бара. Бу китапларны уку ул дәһшәтле елларның вакыйгаларына бөтенләй башка караш белән карарга, Җиңүнең нинди югары хак белән яуланганын аңларга ярдәм итә. Ул китаплар бүгенге көндә, янә баш калкытырга омтылган неонацистларга каршы илебез бәйсезлеге өчен көрәш барган, дәүләтебез янә сынаулы чор кичергән вакытта аеруча көнүзәк. Махсус хәрби операция бурычларын үтәп, дошман белән бәрелешләрдә катнашкан якташларыбыз – Бөек Ватан сугышы каһарманнарының оныклары, картәтиләренең батырлыкларын кабатлап, барыбыз өчен дә үрнәк, өлге булып торалар. Без алар белән горурланабыз һәм мөмкин кадәр тизрәк Җиңү яулап, туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез.