

24 май көнне кыенлыкларны бергә җиңү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан тәрбиягә бала алган гаиләләр семинар-практикумга җыелды. Анда Республика ятим балалар һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм булган балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәгенең Туймазы филиалы психологы Елена Александровна Сулуянова, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль райн хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы мөдире Эльмира Мәдхәт кызы Бәдретдинова, тәрбиягә бала алучы ата-аналар катнашты.
Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова тәрбиягә бала алып үстерүнең асылда зур батырлык икәнен билгеләп үтте, һәр баланың җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булып үсүен теләде. Ул җәйге каникул чорында хәвефсезлек чаралары турында җентекле чыгыш ясады.
Елена Александровна Сулуянова тәрбиягә бала алган гаиләләрдә еш очрый торган проблемаларга тукталып, килеп туган катлаулы хәлләрдән чыгу юлларына өйрәтте.
“Гаиләгә эләккәч, балалар чәчәк кебек ата башлый. Шул ук вакытта ата-аналар бик күп кыенлыклар белән очраша. Кайвакыт проблема түгел дип уйлаган, игътибар итмәгән күренешләр чынлыкта җитди кыенлыклар тудырырга мөмкин. Гаиләнең бала тәрбияләүдә ни дәрәҗәдә мөһим урын биләве аның үзенә генә хас табигате белән билгеләнә. Гаиләнең балага сәламәт йогынты ясый алуы өчен күп шартларны үтәү зарур”, – диде ул.
Гаилә тәрбиясе һәракытта уңышлы гына бармый. Бала тәрбияләүдәге ялгышларны бар нәрсәне рөхсәт итүче ата-аналар ясый. Алар балаларны тыюлар һәм җәза бирүләр өчен бик кечкенә дип саныйлар. Бала тәрбияләүдә иң еш очрый торган ялгышларның берсе – гаиләдә бердәм тәрбия системасы булмау. Мактаулар һәм җәза бирүләр дә зур роль уйный. Баланы җәза бирү юлы аша тыңлатырга күнеккән ата-аналар бик нык ялгышалар. Төрлечә мактаулар, хуплаулар юлы белән яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Беркем дә балага эмоциональ һәм психик үсешенә уңай йогынты ясаучы ата-ана назын бирә алмаячак. Семинар барышында ата-аналар бергәләп шушы һәм балага тәрбия бирүнең башка мәсьәләләре буенча фикер алышты, тәҗрибә уртаклаштылар.
Кеше баласын алып үстерү җиңел эш түгел. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Хәтта бер гаиләдә үскән балаларның характерлары да төрле була. Тәрбиягә алган балаларны үзләренеке кебек карап үстерүче ата-аналар – батыр йөрәкле. Ата-ананың балаларга тәэсире аларның шәхес буларак үсешенә дә зур йогынты ясый. Шуңа да мондый семинар практикумнар тәрбиягә бала алган гаиләләргә бик күп мәсьәләләрдән чыгу юлларын табарга ярдәм итә, аларга якты маяк булып тора.