ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2023, 16:35

“Башкортстан руслары соборы” төбәк җәмәгать оешмасына – 25 ел

Иртәгә, 26 майда, Уфадагы “Торатау” Конгресс-Холлында “Башкортстан руслары соборы” төбәк җәмәгать оешмасына 25 ел тулуга багышланган киңәйтелгән конференция үтә.

“Башкортстан руслары соборы” төбәк җәмәгать оешмасына – 25 ел
“Башкортстан руслары соборы” төбәк җәмәгать оешмасына – 25 ел

Ул 1998 елның мартында төзелә. Хәзерге вакытта республикада оешманың 70 бүлекчәсе эшли. Собор ел саен ике меңнән артык төрле юнәлештәге чара оештырып үткәрә, белем бирү-агарту эшчәнлеген алып бара, шулай ук Башкортстанда рус авыл биләмәләре тарихын һәм храмнарны тергезү белән шөгыльләнә, спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә башкарылган эшләр дә бихисап. Моннан тыш, соборның төп бурычлары булып рус телен саклау һәм үстерү, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, халык иҗаты һәм кул эшләрен тергезү, яшь буынга тапшыру да тора.
Әйткәндәй, руслар соборы Башкортстанда яшәүче барлык милләтләр вәкилләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Һәркайсыбыз кече яшьтән үк белеп үсә: Русия – уртак йортыбыз. Илебездә бөтен милләт вәкилләре дә бертигез, бер-берсенең мәдәниятен, телен, тарихын, йола-традицияләрен саклап, хезмәттәшлек итеп, бердәм-тату булып яши. Милләтләр дуслыгы барлык заманнарда да Русиянең төп көче, аны дөньяның барлык дәүләтләреннән аерып тора торган төп үзенчәлеге булган. Ил өчен сыналышлы чорларда Русиянең күпмилләтле халкы бербөтен булып тупланып, үз дәүләтенең бәйсезлеген саклап калган. Бу асыл сыйфат бүгенге көндә дә бар тулылыгында чагылыш таба. Барлык милләтләр вәкилләре махсус хәрби операция барышында иңгә-иң куеп илебез бәйсезлеген яклауга күтәрелде. Һәм бу алышта Җиңү мотлак Русия ягында булуына һичкем шикләнми.
Төбәкнең руслар соборы Башкортстан җирлегендә яшәүче барлык конфессия-милләтләрне берләштереп, аларны бердәм мәдәни-агарту эшчәнлегенә җәлеп итә. Иртәгә үтәчәк конференциядә исә “Я русский! яшьләр флешмобы, бөек шагыйрь А.С.Пушкин бюстына чәчкәләр салу церемониясен үткәрү планлаштырыла. “Торатау” конгресс-холлында тематик күргәзмәләр эшләячәк. Конференция делегатлары Совет мәйданында эш башлаячак “Китап бәйрәме” Халыкара китап ярминкәсен ачу тантанасында да катнашыр дип көтелә.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: