+10 °С
Болытлы
2022-2023 уку елында Ю.А. Гагарин исемендәге Кубокка Башкортстан укучылары арасында үткән республика олимпиадасы йомгаклары буенча бу уку йорты “Муниципаль Чакмагыш районының иң яхшы мәктәбе” конкурсы призеры булды. Олимпиаданы оештыручылар мәктәп коллективына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдереп, Диплом тапшырдылар.
Без Чакмагыш беренче урта мәктәбен чираттагы зур казанышы белән ихлас котлыйбыз һәм артабангы эшчәнлекләрендә дә уңышлар юлдаш булуын, тагын да бихисап биек үрләр яулануын телибез.