ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2023, 15:25

Нәни спортчылар велоузышта катнашты!

Юлларда һәм транспортта балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан, шулай ук “Балачак иминлеге – 2023” Бөтенрусия акциясе кысаларында, Чакмагыш авылының 5нче балалар бакчасында бик күңелле спорт чарасы үтте.

Нәни спортчылар велоузышта катнашты!
Нәни спортчылар велоузышта катнашты!


“Балалар бакчасында – Велоузыш” дип исемләнгән бик чагу һәм күңелле спорт чарасы физкультура буенча инструктор Регина Михайловна, педагоглар белән берлектә оештырылды. Аның төп максаты – юлда хәвефсезлекне пропагандалау, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәтендә дисциплиналы, законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләү.
Балалар велосипедның барлыкка килү тарихын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, велосипедчының экипировка серләрен, юлда үзара хөрмәт кагыйдәләре турында белделәр.
Ярышлар алдыннан кызлар һәм малайлар велосипедта юл хәрәкәте кагыйдәләрен янә кабатладылар. Күңелле музыка яңгырагач, нәни спортчылар старт алды. Ә финишта аларны кызыл тасмалар белән тәрбияче апалары каршы алды.
Бу чара кызыклы, мавыктыргыч кына түгел, ә чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Балалар бик озакка җитәчәк уңай эмоцияләр алды.
Призлы урыннар алган балалар 31 майда "Велоузыш - 2023" район ярышларында катнашачак.

Нәни спортчылар велоузышта катнашты!
Нәни спортчылар велоузышта катнашты!
Нәни спортчылар велоузышта катнашты!
Автор:Гөлназ Рабис кызы ХАМАТДИНОВА, тәрбияче.
Читайте нас: