ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2023, 14:50

Шәхси тракторлар тикшерү үтте

Авылда ныклы хуҗалык алып бару өчен техника таләп ителә. Әмма, ул тикшерү узмаса, төзек түгел дип санала.

Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте


25 майда Рәҗәп авыл биләмәсендә шушы биләмәгә караган авыллардагы шәхси һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында файдаланылучы тракторлар һәм аларның тагылма арбаларының техник торышын тикшерү буенча махсус семинар оештырылды. Аның барышында шәхси кулларда булган тракторлар техник тикшерү узды. Мондый чара авыл юлларында, район әһәмиятендәге трассаларда бу төр техника белән бәйле күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен үткәрелә.
Мәйданда дистәдән артык МТЗ тракторлары тезелгән. Барлыгы унбер трактор тикшерүгә куелган иде. Чараны Дәүләт техник күзәтчелек (Гостехнадзор) үзәгенең баш дәүләт инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов ачып җибәрде, аның тәртибе белән таныштырды.
Финат Вәсим улы Сәетов ярдәмчесе – дәүләт инспекторы Илнур Мидхәт улы Гафаров белән китерелгән барлык техника төрләренең торышын карап чыктылар. Тракторларның тавыш һәм яктылык сигналлары, узел агрегатларының бөтен таләпләргә җавап бирүе – барысы да җентекләп каралды. Аерым искәрмәләрдән тыш, барлык техниканың да торышы яхшы дип табылды һәм ияләренә бу хакта раслаучы документлар тапшырылды.
Тикшерү вакытында документларга зур игътибар бирелде – техник карау узу талоны, тиешле категорияле тракторчы таныклыгы, иминият документлары булу мәҗбүри иде. Техник чараларның торышы үлчәү приборларын кулланып билгеләнде, визуаль яктырту, тракторда эшләгән вакытта кирәкле бөтен нәрсәнең булуы тикшерелде: аптечкадан алып ут сүндергечкә кадәр (тагылма техник яктан төзек хәлдә, аның яктырту приборлары тәртиптә, тросы булырга тиеш).
“Гомумән, тракторларның техник торышы узган елгыдан ким түгел”, – дип билгеләп үтте Дәүләт техник күзәтчелек (Гостехнадзор) үзәгенең баш дәүләт инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов. – Бу эштә вак-төякләр була алмый, чөнки монда барысы да кеше иминлеге белән бәйле”.
Тракторлар, аларга тагылмалар, үзйөрешле машиналарга ия булучыларга шуны истә тотарга кирәк: техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.Гостехнадзор инспекторыннан кисәтү алудан тыш, штраф, идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасына да тартылырга мөмкин.
Семинар ахырында үз тракторларын һәрчак пөхтә һәм төзек файдаланганы, техник тикшерүгә яхшы әзерлекләре өчен беренче урын Вил Мөнәвир улы Нурисламовка бирелде. Икенче урынны Салават Әнвәр улы Нургалиев алды, өченче урынга Айдар Әхнәф улы Әхмәдиев лаек булды.
Әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә районда 1533 трактор исәпләнә, шуның 27 проценты – шәхси секторда. Чакмагыш авыл биләмәсендә 110, Юмаш авыл биләмәсендә – 60, Урнәк авыл биләмәсендә – 50, Рәҗәп һәм башка авыл биләмәләрендә 19 га якын берәмлек техника теркәлгән.

Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Шәхси тракторлар тикшерү үтте
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: