

Мал азыгы базасын тулыландыру максатында язын шулай ук 7491 гектарга берьеллык үләннәр, 289 гектарга – күпьеллык үләннәр, силоска базлау максатында 6013 гектарда кукуруз урнаштырылды. Техник культуралардан 3243 гектарга көнбагыш, 6178 гектарга шикәр чөгендере, 5900 гектарга горчица, 248 гектарга соя, 619 гектарга рапс орлыклары урнаштырылды. Аларның зур күпчелеге яхшы шытым биреп, дәррәү күтәрелә дә башлады инде һәм, әлбәттә, чәчүлекләрне тәрбияләү чараларына да керешеп киттеләр. 22 майга мәгълүматлар буенча, район буенча 4705 гектарда язгы культуралар үсентеләрен химик утау үткәрелгән, 1036 гектарда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү ясалган, 586 гектарда үсемлек чирләренә каршы гербицидлар сиптерелгән, 1538 гектарда өстәмә тукландыру үткәрелгән. Уҗым культураларына килсәк, 8505 гектар мәйданда химик утау, 7908 гектарда корткычларга һәм 2466 гектарда үсемлекләр чирләренә каршы эшкәртү үткәрелгән, 45 гектарда үсентеләр мәйданнарын да тәрбияләү тулы көченә бара: 3892 гектарда ул беренчегә, 1012 гектарда икенче тапкыр химик юл белән уталган, 3050 гектарда бөҗәкләргә каршы, 150 гектарда төрле үсемлек чирләренә каршы эшкәртелгән, 181 гектар өстәмә ашланып чыккан. Бу эш барлык хуҗалыкларда да дәвам иттерелә. Безнең эшче төркем, хуҗалыклар басуларына чыгып, урыннарда эш барышы белән танышып кайтты. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте бүген районда иң эре аграр предприятие булып тора. Язгы культуралар чәчүне 21050 гектарга планлаштырган булсалар, бу көнгә аны 105, 4 процентка арттырып үтәделәр – 22197 гектарга җиткерергә өлгерделәр. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 4297 гектарга чәчәргә ниятләгәннәр иде, нәтиҗәдә бу төр культуралар 6750 гектарны биләде (үсеш 157, 1 процент). Атап әйтсәк, 1990 гектарга бодай, 3010 гектарга арпа, 1064 гектарга борчак, 386 гектарга орлыкка дип люпин, 300 гектарга шулай ук орлыкка дип кукуруз чәчтеләр. Быелгы чәчүлекләр структурасында шулай ук 1714 гектарны берьеллык үләннәр өчен бүлгәннәр, 1399 гектарда көнбагыш (әйткәндәй, аны 2351 гектарда чәчәргә ниятләп торалар), 3905 гектарда шикәр чөгендере, 6500 гектарда горчица үстерәләр, 80 гектарда соя чәчәләр, 2200 гектарга силоска дип кукуруз чәчәләр иде. Безнең эшче төркем “Базы” җәмгыятенең үзәк бригадасы механизаторларын Чишмә-Каран авылы янәшәсендәге 147 гектарлы басуда тап итте. Бригада агрономы Фәнил Флүс улы Сәрвәров белән без килгәндә егетләр төшке ашка туктаган иде. Чәчүне “Кейс” тракторына көйләнгән “Хорш-Маэстро” чәчкеч комплексында Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Александр Степанов югары сыйфат белән башкарса, “РСМ-2375” тракторларында Марат Сафиуллин белән Фидан Вәлиев аның алдыннан культивацияләп баралар. Чәчелгән басуны “МТЗ-1221” тракторына тагылган кәтүкләү агрегаты ярдәмендә Наил Нигъманов тыгызлап чыга. —Чәчүне тәмамладык, дияргә дә мөмкин инде. Бу басуның өлгереп җиткәнен генә көттек. Егетләрне күреп торасыз – ал-ял белми тырышалар һәм эшләре дә күзгә бәрелеп тора, – диде Фәнил Флүс улы. Әйткәндәй, гәзитне басарга әзерләгәндә аның белән бәйләнешкә кереп, чәчүнең тулысынча тәмамлануы турында хәбәрдар булдык. Матур шытым биргән басуларда инде үсентеләрне тәрбияләү чаралары бара. Базылылар 4897 гектар уҗым культураларына химик утау үткәргәннәр, 988 гектарда өстәмә тукландырып чыкканнар. Тәүге агротехник алым – химик утауны шулай ук 2900 гектар шикәр чөгендере басуларында да башкарганнар, 718 гектары икенчегә эшкәртелгән, бу мәйданнарны тулысынча корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртеп тә чыкканнар иде инде. Моннан тыш 5680 гектар горчица чәчүлекләре дә химик уталырга өлгергән. Парга калдырылган 3506 гектар җирне уҗым культуралары чәчәр өчен әзерләп куйганнар. Гомумән, базылыларның тырышлыгы соклану тудыра. Нәтиҗәсе – дәррәү күтәрелеп килүче яшел басулар булып горурлык хисләре уята. Инде һава шартлары гына сынауларга дучар итмәсен: җиле дә тиешеннән артык исмәсен, шифалы яңгырлары да үз вакытында һәм җитәрлек күләмдә явып сөендереп торсын иде, дип телисе килә. Шул чакта мул уңыш та көттермәс, дигән ышаныч зур.