ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
25 Май 2023, 08:10

Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде

Янгын сүндерү командасы көчләре өчен иң “кызу” мәл җитте.

Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелдеҖәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде

 Ә иң кирәкле чорда чарасыз хәлдә торып калмас өчен машиналарның, җиһазларның да техник торышының барлык таләпләргә җавап бирерлек булуы кирәк. Район үзәгенең ярминкәләр уза торган мәйданында ел саен янгын сүндерү машиналарының төзеклеген тикшерү оештырыла. Янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов шушы чараны ачып, аны үткәрү тәртибе белән таныштырып үтте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, авыл биләмәләре башлыклары һәм янгын сүндерү командалары катнашты. Әлеге чара техниканың янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин ителешен, машиналарның төзеклеген, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан янгын сүндерүгә әзерлекләрен тикшерү максаты белән оештырылды. Янгын сүндерү машина-җиһазлары белән яхшы тәэмин ителгән авыл биләмәләренә бүләкләр тапшырылды. Тикшерү азагында командалар әгъзалары янгын сүндерү осталыгында ярышты.

Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Җәйнең кызу мәленә әзерлек тикшерелде
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас