Әңгәмәләр вакытында якташ егетләребез укучыларга хәрби бәрелешләр барган террорияләрдә Русия солдатларының көнкүреше, неонацистларга каршы батырларча көрәше, хезмәттәшләренең яу яланнарында күрсәткән батырлыклары һәм туган яклардан, укучылардан килгән рәхмәтле хатларның аларга дошманны җиңүгә ни кадәр көч-дәрман бирүе турында сөйләделәр.
Мондый очрашуларны оештырып үткәрү зур тәрбияви әһәмиәткә ия. Яшь буынны үзебезнең күз алдында булган, алар чынбарлыкта белгән, күргән һәм һәр ваҡыт Ватаныбызны якларга әзер булган каһарман якташ егетләр өлгесендә тәрбияләү мөһим. Без яугир райондашларыбызга ныклы сәламәтлек, уңышлы хезмәт һәм мөмкин кадәр тизрәк хәерле җиңүләр яулап, исән-имин булып, туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын телибез! Якташларның ихлас дога-теләкләре сезне бөтен хәвефләрдән саклап йөртсен иде.