+15 °С
Болытлы
Имтихан пунктлары бүген федерациянең 88 субъектында ачылды. 951нче пункт район гимназиясендә урнашкан. Район мәктәпләренең 23 чыгарылыш укучысы бүген химия, әдәбият һәм география фәннәреннән имтихан тота.
“Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерлекне ноябрь аенда ук башлаган идек. Бу мөһим чараны оештыручы педагогларыбыз махсус укулар үтеп, сертификатлар алды. Имтихан өч сәгатьтән артык барачак”, – диде район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова.
БДИның төп чоры 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә имтиханнарны 700 меңгә якын кеше тапшырачак.
Быел география буенча минималь балл-37, химия буенча-36, ә әдәбият буенча — 32 тәшкил итәчәк. Беренче имтихан нәтиҗәләре 13 июньгә кадәр билгеле булачак.