ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2023, 14:50

Сабантуйга әзерлек тулы көчендә бара

Район Сабантуена әзерлек тулы көчендә бара. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2023 елда республикада Сабантуй бәйрәмен уздыру турында карарны имзалады.

Сабантуйга әзерлек тулы көчендә бара
Сабантуйга әзерлек тулы көчендә бара


Документта әйтелгәнчә, кыр бәйрәмен беренчеләрдән булып Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында 27 майда ук уздырачаклар. Безнең районда ул 3 июньдә үтәчәк.
Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев Сабантуй үтәчәк урында район хуҗалыклары рәисләре, район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары белән милли бәйрәмгә әзерлек буенча җыелыш үткәрде.
3 июньдә Сабантуй шулай ук Архангел, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында була.
10 июньдә Сабантуй Авыргазы, Баймак, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещенский, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зиянчура, Илеш, Караидел, Кызыл Кама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында уза.
11 июньдә кыр бәйрәмен Шаран һәм Яңавыл районнарында уздырачаклар.
17 июньдә Сабантуйны Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы, Стәрлебаш районнарында бәйрәм итәләр.
24 июньдә Сабантуй Межгорьеда була.
Сабантуйны иң соңгы булып, 1 июльдә Иглин һәм Балтач районнарында уздыра.

Сабантуйга әзерлек тулы көчендә бара
Сабантуйга әзерлек тулы көчендә бара
Сабантуйга әзерлек тулы көчендә бара
Сабантуйга әзерлек тулы көчендә бара
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: